Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын күзәтчелеге бүлеге Яңа ел бәйрәме алдыннан барлык объектларга да рейд белән чыга

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре Яңа ел бәйрәме үткәреләчәк барлык объектларга да рейд белән чыгачак. Беренче чиратта балалар бәйрәмнәре үткәреләчәк урыннар ныклы контрольгә алыначак. Янгын сүндерү хезмәткәрләре эвакуация юлларының ни дәрәҗәдә әзер булуын, су үткәрү системасының төзеклеген, биналарга керү-чыгу юлларының торышын тикшерәчәк. "Уяулыкны тикшерү юкка гына түгел. Нәкъ менә Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын очраклары арта", - дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Рушан Фәрхетдинов. Бүгенге көндә чыршы бәйрәмнәре узачак урыннар турында белем бирү учреждениеләреннән, авыл клубларыннан, оешма-предприятиеләрдән мәгълүмат туплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев