Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яман шешне сихер җиңә алмый

Үлемгә китерүче авырулар исемлегендә онкология иң беренче урында тора. Авыруны диагностикалау түбән булу сәбәплеме, бу авыру яшьләрне дә, өлкәннәрне дә аямый.

– Яман шеш ул – организмның яшәве өчен куркыныч булган шеш. Патологик ”яхшы шеш”тән аермалы буларак, яман шеш яман күзәнәкләрдән гыйбарәт. Рак – иң яман шеш. Ул башка органнарга да күчүе һәм аларда да метастазалар барлыкка килүе белән куркыныч. Ул кан тамырлары, лимфа төерләре аша бөтен организмга тарала, яман шешне химик препаратлар белән дә дәвалап бетереп булмый, – ди район үзәк хастаханәсе табиб-онкологы Зирәк Фәтхетдинов. 
Шунысы аяныч, яман шеш белән авыручылар саны елдан-ел арта. Әлеге авыру яшьләрне дә, өлкәннәрне дә аямый. Бу авыруның яше юк. Әлеге авыру яңа туган сабыйларда да ачыкланырга мөмкин. Яман шеш белән авыручылар исемлеге ел саен тулылана. Җир шарында һәр ел саен якынча 400-500 мең кешедә әлеге авыру ачыклана. Бүгенге көндә яман шешнең 100дән артык төре билгеле. Чирнең иң күп өлешен тән тиресе яман шеше тәшкил итә. Хатын-кызларда бу авыру, ни сәбәпледер, ешрак очрый. Белгечләр төп сәбәпне кирәгеннән артык кояшта кызынуда күрә. 
– Үпкә яман шеше белән авыручылар саны да аз түгел. Бу әгъзада рак күзәнәкләре аеруча актив үрчи, кан әйләнешенең тизлеге аларның тиз таралуына китерә. Әлеге чир тәмәке тартырга яратучыларда һәм хроник бронхит авырулы кешеләрдә еш очрый. Һәркем елына бер тапкыр флюорография тикшерүе үтәргә тиеш. Бу яман шешне беренче стадиядә ачыклауның төп юлы булып тора, – ди Зирәк Фәтхетдинов. 
Табиб-онколог билгеләп үткәнчә, сөт бизләрендәге яман шешнең барлыкка килүе хатын-кызларның репродуктив органнарында гормоннар эшчәнлеге бозылуга бәйле. Бу мастопатия китереп чыгара, соңгысы турыдан-туры яман шешкә әверелергә мөмкин. Хатын-кызларга елына ике тапкыр гинекологка күренүне, диспансеризация вакытында маммологта тикшеренүне мәҗбүри итеп кую да – гүзәл затларыбызның сәламәтлекләрен саклау максатында. Тән температурасы айдан артык 37-37,3 градус торса, лимфа төеннәре озак вакыт зурайса, миңнәрнең төсе һәм зурлыгы кинәт үзгәрә башласа, хатын-кызларның сөт бизләрендә төерләр килеп чыкса, җенес органнарыннан гадәти булмаган бүлендекләр килсә, ир-егетләрдә бәвел чыгару кыенлашса, кичекмәстән онкологка күренергә кирәк. 
Авыру билгеләре төрле булырга мөмкин. Әгәр ашказанында икән – аппетит югалу; үпкәдә икән – озак вакытка сузылган какырык бүленеп чыгу; бавырда икән – кешенең тәне саргаю; башта икән – авыртуны баса торган дарулар кабул иткәч тә, авырту басылмау кебек билгеләр кешене “миндә яман шеш түгел микән“ дип сагайтырга тиеш. Күпчелек очракта аны башлану чорында бары тик тикшеренү узган очракта гына ачыкларга була. Бер сәбәпсез ябыгу да шеш аркасында булырга мөмкин. 
Яман шеш авыруының арта бару сәбәпләрен табиблар экологиянең бозылуында, төрле стресслар кичерүдә, кояш һәм ясалма радиациянең артуында, начар гадәтләрдә – тәмәке тарту, эчкечелек, дөрес тукланмауда күрә. Соңгысына аеруча басым ясыйлар. Ник дигәндә, таза хатын-кызларда күкрәк яман шеше күбрәк очрый икән. 
Табиблар сүзе белән әйтсәк, яман шешнең башлангыч – I, II стадияләрендә авыруларның 60-80 проценты терелә. Яман шеш белән авыручыларның күпчелеге, дәвалана башлаганчы, төрле им-томчыларга, сихерчеләргә йөреп, кадерле минутларны, көннәрне сарыф итә. Әфсен һәм гипноз белән яман шешне җиңеп булмый! Шуның өчен вакытында тикшеренү үтү һәм дәвалану зарур. 
Лилия Шәймиева.

 Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X