Мөслим-информ

Яман шешне ничек кисәтергә?

Яман шеш авыруының иң куркыныч ягы шул: башлангыч стадиядә аның бернинди билгеләре дә булмый диярлек.

Яман шеш күзәнәкләре – организмның сәламәт күзәнәкләре, әмма канцероген факторлар тәэсире нәтиҗәсендә яман шешкә әвереләләр. Организмның иммунитеты көчсезләнү белән алар интенсив рәвештә бүленә башлыйлар, сәламәт күзәнәкләрне үтерә барып, үз ишеләрен арттыра баралар һәм әкренләп организмның башка сәламәт күзәнәкләрен юк итә башлыйлар. 
Яман шеш авыруының иң куркыныч ягы шул: башлангыч стадиядә аның бернинди билгеләре дә булмый диярлек. Шунлыктан авыруны башлангыч чорында бары тик тикшеренү узган очракта гына ачыкларга була. Күпме генә аңлату эшләре алып барсак та, кеше сәламәтлекнең иң зур байлык икәнлеген авырый башлагач кына аңлый. Ә яман шеш үзен сиздерә башлагач инде соң була. Мөслим халкының үз сәламәтлегенә салкын каравын диспансерлаштыру узудагы сүлпәнлек тә ачык күрсәтә. Югыйсә, 2013 елда нәкъ менә диспансерлаштыру барышында 7 кешедә яман шеш булуы ачыкланды. Һәм аларның барысы да иртә, ягъни I һәм II стадияләрдә иде. 2014 елгы диспансерлаштыруда 10 кешедә яман шеш табылды. 2015 елда бу сан 18 гә житте. Табиб кушканнарны үтәгән һәм даими тикшерелеп торган очракта, аларның сәламәтлегенә куркыныч янамаячак. 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен диспансерлаштыру аеруча мөһим. Хәер, бу авыруның яше юк, ул яшьләр, хәтта балалар арасында да очрый. Әйтик, бездә исәптә торучыларның да бишесе – балалар. 
Диспансерлаштыру барышында флюорография үтүгә, хатын-кызлар маммография узуга, гинекологка күренүгә аеруча җитди карарга тиеш. Чөнки шеш күп очракта нәкъ менә әлеге тикшерелүләр барышында ачыклана. Бу уңайдан бер яңалык та җиткерәсе килә: безнең поликлиникада иммуннохронография ысулы белән яшертен канга тизәк анализы алына башлады. Бу анализ ярдәмендә гемангиома, эчәкләрдәге яман шешләр, эчәк ярылулары, геморрой, ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте һәм яман шеше диагностикалана. Сүз уңаеннан: быелгы диспансерлаштыру 30 ноябрьдә тәмамлана. Шуңа бушлай тикшерелү узарга ашыгыгыз. 
Яман шеш төрләре 
Бүгенге көндә яман шешнең 100 дән артык төре билгеле. Чирнең иң күп өлешен тән тиресе яман шеше тәшкил итә. Ул бигрәк тә хатын-кызларда очрый. Төп сәбәбе – кирәгеннән артык кояшта кызыну. Яман шеш статистикасының икенче баскычында үпкә яман шеше тора. Бу әгъзада рак күзәнәкләре аеруча актив үрчи, кан әйләнешенең тизлеге аларның тиз таралуына китерә. Әлеге чир тәмәкечеләрдә һәм хроник бронхитлыларда еш очрый. Шуның өчен һәр кеше елына бер тапкыр флюорография тикшерүе үтәргә тиеш. Өченче урында – сөт бизләрендәге яман шеш. Ул күбрәк хатын-кызларның репродуктив органнарында гормоннар эшчәнлеге бозылуга бәйле. Бу мастопатия китереп чыгара, соңгысы турыдан-туры яман шешкә әверелергә мөмкин. Башка сәбәпләр дә бар. Ракны башлангыч этапта ачыклар өчен хатын-кыз, күкрәген капшап карап, үз тикшерүен үткәрергә тиеш. Шикле каты төерләр тойса, кичекмәстән табибка күренү мөһим. Юан, туры эчәклекләрдә һәм хатын-кызларның җенси органнарында яман шеш авырулары да еш очрый. Беренче очракта чир күпчелек дөрес тукланмау аркасында килеп чыкса, икенчесендә шешкә “гомер” бирүче папиллома вирусы сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа да һәр хатын-кызга елына ике тапкыр гинекологка күренү мәҗбүри. 
Әгәр тән температурасы айдан артык 37-37,3 градус торса, лимфа төеннәре озак вакыт зурайса, миңнәрнең төсе һәм зурлыгы кинәт үзгәрә башласа, хатын-кызларның сөт бизләрендә төерләр килеп чыкса, җенес органнарыннан гадәти булмаган бүлендекләр килсә, ир-егетләрдә бәвел чыгару кыенлашса, кичекмәстән онкологка күренергә кирәк. 
Безнең районда беренче урында тире яман шеше – 56 очрак, икенче урында мәни бизе (простата) – 52 очрак, күкрәк бизе яман шеше – 51, хатын-кыз женес органнары яман шеше – 32, туры эчәк яман шеше – 31, аскы ирендәге яман шеш – 26, үпкә-бронхлар яман шеше – 24, бөер яман шеше – 21, ашказаны яман шеше 17 очрак теркәлгән. Шулай ук сидек куыгы, баш мие, сөякләр, бугаз, ир-ат женес органнары, лимфа төеннәре яман шеше белән авыручылар да бар. 
Симптомнары 
Авыру билгеләре организмның кайсы урында булуына карап, төрлечә булырга мөмкин. Әгәр ашказанында икән – аппетит югалу; үпкәдә икән – озак вакытка сузылган какырык бүленеп чыгу; бавырда икән – кешенең тәне саргаю; башта икән – дарулар кабул иткәч тә, авырту басылмау кебек билгеләр кешене “миндә яман шеш түгел микән“ дип сагайтырга тиеш. Ашказаны яман шеше авыруның мәкерлелеге шунда, аны алдагы стадияләрендә белеп булмый. Шеш үсеп, ашказанындагы тукымаларны зарарлагач кына аның симптомнары беленә башлый: кешедә ризыкка, аеруча иткә тартылу юкка чыга, аппетит кача, аз гына ашау белән эч авырта, косасы килә башлый. Кеше аз ашый, тамагы тук кебек хис итә. Бер сәбәпсез ябыгу да шеш аркасында булырга мөмкин. Азканлылык башланып, кешенең йөзе дә күзгә күренеп агара. 

Сәбәпләре һәм диагностика 
Яман шеш авыруына китерүче сәбәпләрне барлаганда беренче планга экологиянең бозылуы, төрле стресслар, кояш һәм ясалма радиацияләрнең артуы, начар гадәтләр, көнкүрештә киң кулланылучы төрле химик (савыт-саба һәм кер юу, ремонт үткәрү) чаралар һәм башкалар чыга. Икенче урында – тәмәке тарту. Өченче фактор – эчкечелек. Ирләр ашказаны, үт куыгы, бавыр рагы белән күп авырый. Яман шеш бавырның дөрес эшләмәвеннән барлыкка килә. Алкоголь нәтиҗәсендә ашказаны функциясе бозыла, бавырдагы күзәнәкләр үлә, кешенең иммунитеты начарлана. Дүртенче мөһим фактор – дөрес тукланмау. Беренче, икенче ашлар белән ризыкланганнан соң, эчне сыеклык белән тутырабыз. Кеше өстәл яныннан туеп китәргә тиеш түгел. Кирәгеннән артык ашау нәтиҗәсендә матдәләр алмашы бозыла, ә бу үз чиратында органнарны туздыра, аларның функциясе бозылуга китерә. Бавыр барлык ризыкны да эшкәртеп бетерә алмый. Күкрәк яман шеше дә күбрәк таза хатын-кызларда очрый. Куркыныч факторларның тагын берсе – ул стресс. Якын кешеңнең үлеме, ялгызлык, тормыш ямен югалту һәм шуңа охшаш башка хәлләр кешене депрессиягә, стресс халәтенә китереп җиткерәләр һәм иммунитетны көчсезләндерәләр. 
Моннан тыш яман шешкә башка чирләр сәбәпче булуы да мөмкин. Бигрәк тә паразитлы авырулар төркеменә кергән шистосомоз бәвел куыгын һәм бавырны зарарлый. В гепатиты, папилломнар, иммунодефицит вируслары һәм кайбер бактерияләренең дә яман шеш барлыкка китерүдә катнашуы ихтимал. Белгечләр бүген яман шеш бөтенләй дәвалауга бирешми дигән нәтиҗә ясамый. Чөнки яман шешнең кайбер формаларына каршы чаралар табылуы аны башлангыч стадиядә дистәләгән елларга, хәтта бөтенләйгә дә чигенергә мәҗбүр итә. Ә кайбер очракта аның соңгы стадиясендә дә өметне өзәргә ярамый, диләр белгечләр. Чөнки һәр организмның чиргә каршы тору сәләте үзгә. Яман шешнең башлангыч I, II стадияләрендә 60-80 % кеше терелә. Рак белән авыручыларның 60 %ы сихерче, экстрасенсларга йөреп соңара. 
Яман шешне кисәтергә һәм иртәрәк ачыкларга ярдәм итүче анкета 
1. Аңлашылмаган сәбәп белән тән авырлыгы кими, хәлсезлек, тән температурасы күтәрелү, аз канлылык. 
2. Озакка сузылган, җиңеллек китермәүче канлы ютәл. 
3. Авызда, иреннәрдә һәм телдә авыртмаган, тыгызланып торган урыннар һәм ярылулар. 
4. Тәндә озак төзәлмәүче яралар, сыдырылулар, канап торучы һәм зураючы миңнәр булу. 
5. Сөт бизләрендә, култык асларында тыгызланып торган урыннар, төеннәр булу, сөт бизләренең формасы үзгәрү, канлы сыекча бүленеп чыгу, төзәлми торган яралар барлыкка килү. 
6. Ашаган ризыкның йоткылыктан авыр үтүе, күкрәктә “яну” тойгысы, аппетит кимү, укшыту. 
7. Эчтә авырлык тойгысы, озак быгырдавы, туры эчәктә уңайсызлык тою. 
8. Тизәктә кан һәм лайла булу. 
9. Сидекнең төсе үзгәрү, еш һәм авырлык белән йомышлау. 
10. Җенси органнарда авырту, кычыту, бүленеп чыгулар булу, кан агулар (аеруча хатын-кызларның климакс вакытында). 

 

Әгәр бер генә сорауга булса да “әйе” дип җавап бирәсез икән, авыруны кисәтү яки вакытында ачыклау өчен табибка күренергә кирәк. 
Игътибар! 
45-50 яшьтән башлап, даими рәвештә табибка күренеп торырга, кирәкле тикшерелүләрне узарга кирәк. Ир-егетләргә елына бер тапкыр булса да ПСА (простата-специфический анализ)га кан анализы бирергә киңәш ителә. Хатын-кызлар маммография узарга, аналык муенсасында рак булу-булмауны ачыклау өчен цитология анализы тапшырырга, ягъни вакытында диспансерлаштыру узарга тиеш. Һәркем елга бер тапкыр эчке органнарга ультратавыш тикшерелүе, флюорография, 2-3 елга бер тапкыр гастроскопия, 3-5 елга бер тапкыр колоноскопия узарга кирәклеге хакында онытмасын.

Фото - Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: