Мөслим-информ

Ялгышулар югалтуга илтә

Адәм баласы хаталардан хали түгел. Тик хата-ялгышларны вакытында төзәтү мөһим.

3 апрель – хәләленең туган көне. Илдар бу бәйрәмгә һәр елны ныклап әзерләнә. Чәчәк гөлләмәсенең дә купшысын сайлый, бүләкне дә шәһәрдән, затлы ювелир кибетеннән барып ала. Менә шундый “джентельмен” ир-атларның берсе иде Илдар. 
Туган көн мәҗлесе күңелле генә үтеп китте. Котлаулар да, бүләкләр дә бик күп булды. Барысы да тыныч кына узасы иде дә бит!.. Йокларга яткач, Алсуның телефонына смс-хәбәр килеп төште. Ир белән хатын икесе дә: “МЧС яңгыр, я давыл турында кисәтәдер инде”, – дип уйлады.
– Кая, ничә соң әле ул сәгать? Телефоныңның тавышын ябып куй әле. Сине котлап шалтыратмасыннар тагын, – дип елмайды да, телефонга үрелде Илдар. 
Алсуның телефонында: “Туган көнең белән, җимеш! Бәхетле бул!” дигән язуны күргәч, Илдар сәерсенеп китте. Үз гомерендә кул күтәрмәгән ирне алыштырып куйдылармыни?! Кизәнеп тә җибәрде, Алсу идәнгә барып та төште. Һушына килә алмаган хатынын үлде дип уйлап, Илдар, “иномаркасы”на утырып, башта Мөслим урамнарын әйләнде, аннары кафега юл тотты. Бертуктаусыз “Ул юк” дип кабатлаучы, үз-үзен тотышы сәер иргә кафедагылар гаҗәпсенеп карады. Туктаусыз сыра чөмерүче ирдән әллә ниләр көтәргә була дип, берәү полиция бүлегенә шалтыратты...
– Кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булмаган гамәлләр кылуын аңлаган хәлдә хакимият вәкиленә каршы чыга. Башы белән участок инспекторының башына бәреп, физик авырту барлыкка китерә...
Суд залында дәүләт гаепләүчесенең сүзләре яңгырады. Илдар мондый хәлгә ничек төште соң?! 
– Илдар Сафиуллин агымдагы елның 3 апрелендә кафеда спиртлы эчемлекләр кулланганда тоткарлана. Участок инспекторының, кафедан чыгып, хастаханәгә барырга дигән тәкъдименә каршы килеп, үзен адекват булмаган рәвештә тота. Хастаханәдән И. Сафиуллинны Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенә алып киләләр. Ул административ беркетмә төзү өчен алып кергән бүлмәдән качарга тели. Ләкин участок инспекторы аңа кабинеттан чыгарга комачаулый. Нәтиҗәдә Сафиуллин полиция хезмәткәренә карата көч куллана...
Дәүләт гаепләүчесенең сүзләре Илдарның башына һаман барып җитә алмый иде әле.
Район хастаханәсе табибының аңлатмасы да судта шаһит күрсәтмәсе буларак китерелде. Күрсәтмәдә табибның дежурлыгы вакытында участковыйның мөрәҗәгате бәян ителгән иде. “Участок инспекторының өске иренендә, бәрелү сәбәпле, тән җәрәхәтләре барлыкка килгән” диелгән иде анда. Белешмәдән күренгәнчә, участок инспекторы тиз арада ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Дәүләт гаепләүчесе, Илдар Сафиуллинга карата җәза каты булырга тиеш дип, хөкемдардан аңа карата бер ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләүне сорады.
– Суд, Илдар Сафиуллин кылган җинаятьнең иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсен һәм авырлыгын исәпкә алып, РФ Җинаятьләр кодексының 318 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаятьне җиңелрәккә үзгәртү мөмкин түгел, дип саный. Җәза төрен һәм чарасын билгеләгәндә, суд Илдарның гаебен тулысынча тануын, җинаятьне ачуга һәм тикшерүгә актив ярдәм итүен, ике кечкенә баласы булуын – җәзаны йомшартырга сәбәп, җинаятьне исерек хәлдә кылуын җәзаны авырайтучы хәл дип таный. Югарыда бәян ителгәннәрдән һәм кылынган җинаятьнең иҗтимагый куркынычыннан чыгып, суд Илдарга РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләргә кирәк, дип саный.
Хөкемдарның әлеге сүзләреннән соң Илдарның күз аллары караңгыланып китте. Залда утырган Алсу, кызлары Ләйлә белән Ләлә дә тораташтай катып калдылар. 
... Сукканнан соң Алсуның бер сәгатьләп аңсыз ятуын, һушына килгәч, туган көн белән котлаган “җимеш”нең Алсуның Казандагы якын дусты Дания булуын Илдар суд залында гына белде. Бәхеткә киртәләр юк дигәндә – бер ел төрмә! Нинди кеше булып кайтыр ул аннан? Гаиләсе аны көтәрме? Алсуы, кызлары ансыз нишләр? Туктаусыз бөтерелгән уйлар ирнең чигәсен кыса башлады...
– Бәян ителгәннәрдән чыгып һәм РФ Җинаятьләр кодексының 307, 308, 309 маддәләренә таянып, суд Сафиуллин Илдар Гариф улын РФ Җинаятьләр кодексының 318 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле, дип таныды һәм аңа бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә хөкем карары чыгарды. РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә билгеләнгән җәзаны бер ел сынау срогы белән шартлы дип санарга. Хөкем ителүче сынау чорында айга ике тапкыр хөкем ителүчене төзәтүне гамәлгә ашыручы оешмада теркәлеп торырга тиеш...
Илдар белән Алсуның күңеленнән зур йөк төшкән кебек булды. “Җәза сынау срогы итеп билгеләнгәч, бер ел озак булмас”, – дип уйлады Алсу. Ходай аларга ялгышларны төзәтү һәм гаиләне саклап калу өчен тагын бер мөмкинлек бирде. 
Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: