Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялгышмагыз!

Өйләргә йөреп, газ сигнализаторлары сатып алырга тәкъдим итүчеләр күренә башлады. Газ хезмәте хезмәткәрләренең махсус киемен кигән сатучылар үзләрен газ контроленнән дип тәкъдим итә.

Өйләргә йөреп, газ сигнализаторлары сатып алырга тәкъдим итүчеләр күренә башлады. Газ хезмәте хезмәткәрләренең махсус киемен кигән сатучылар үзләрен газ контроленнән дип тәкъдим итә. Алар, кешеләрнең ышанычын яулап, товарны мактыйлар, бу җиһаз булмаган очракта гражданнарга янгын һәм газ хезмәтләре штраф салачак, дип куркыталар. Гәрчә кабул итү актында “Товарны сатып алу мәҗбүри түгел” дип язылган булса да. Өйләргә йөрүчеләр товарны, маркасына карап, 7 мең сумга кадәр бәядә тәкъдим итәләр. Интернет мәгълүматлары буенча, аның факттагы бәясе 2-5 мең сум тирәсе.

Сатып алган товарны кире кайтару яисә сатучыга башка таләпләр җиткерү кыен, чөнки сатучы турында тулы мәгълүмат юк; шалтыратсаң, ул телефонын алмый һәм товарның паспортында (инструкциясендә) җитештерүче, импортка чыгаручы турында мәгълүмат, товарның гарантия талоны юк.

Елизавета Низамова,

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкәе белгече. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X