Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялгыз өлкәннәрне гаиләгә алып тәрбияләү буенча пилот проекты эшли башлый

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2017 нче елның 1 гыйнварыннан ялгыз өлкәннәрне гаиләгә алып тәрбияләү буенча өр-яңа пилот проектын тормышка ашыра башлый.

Проект нигезендә республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә яшәүчеләр; үз-үзенә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тулысынча яки өлешчә югалу сәбәпле, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә, үз йомышларын үти алмаган, социаль яклау органнары тарафыннан стационар формада социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган ялгыз яки берүзе яшәүчеләр тәрбиягә бирелә Алар инвалид булырга яки булмаска да мөмкин.

Өлкәннәрне үзләренә алырга теләүчеләргә дә аерым таләпләр куела: ир-атлар да, хатын-кызлар да хезмәт яшендә булырга тиеш. Шулай ук Татарстан Республикасында яшәүләре, гаиләгә алынучыга туган булмаулары шарт. Бер гаиләгә тәрбиягә икедән дә артык өлкән кеше бирелми. Тәрбиягә алынган өлкән кеше өчен айлык түләү суммасы түбәндәгечә: инвалид булмаса яки III төркем инвалид булса - айга 4 мең сум; II төркем инвалид караган өчен - 6 мең сум; I төркем инвалидка - 8 мең сум. Моннан тыш тәрбиягә алынган өлкән кешенең айлык кеременең 75 проценты гаилә бюджетына күчерелә. Гаиләгә өлкән кешене тәрбиягә алу өчен торак мәйданы җитәрлек, матди тәэмин ителеш дәрәҗәсе үз югарылыгында булу шарт. Тәрбиягә алучыларның сәламәтлеге дә игътибарга алына. Кемнәрдә "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" проекты кызыксыну уяткан һәм кемнәр әлеге проектта катнашырга тели, социаль яклау органнарыннан 2-59-87, 2-57-69 телефоннары аша консультация ала алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев