Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялган документлар белән йөргән

Район прокуратурасы бер якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 327 маддәсе 3 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда (хокук бирүче ялган рәсми документны алу, саклау, файдалану өчен йөртү, файдалану) гаепле дип тапты.
2019нчы елның 22 июнендә 21 сәгать 50 минутлар тирәсендә үз автомобилендә барганда аны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторы документ тикшерү өчен туктата. Документлары ялган булып чыга. Гаепләнүче машина йөртү таныклыгын интернет аша 28 мең сумга сатып алуы турында әйтә.
Ул үз гаебен тулысынча таныды. Суд гаепләнүчегә 5 процент керемен тотып калу белән 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Машина йөртү таныклыгы алынды. Ялган документлар сатучыга карата аерым тикшерү материалы бар. Карар үз көченә керде.

Район прокуратурасы.

Фото – Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X