Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялган дару ясау буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар ачыкланды

Соңгы дүрт елда ялган даруларның күләме ике тапкыр кимегән, дип хәбәр итә "Татар-информ". Ростов һәм Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Коми Республикасында массалы рәвештә иң күп ялган дару ясау очраклары теркәлгән. Аларны Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте (Росздравнадзор) башлыгы Михаил Мурашко атаган. Аның сүзләренә караганда, Ростов өлкәсендә ракка каршы ялган...

Соңгы дүрт елда ялган даруларның күләме ике тапкыр кимегән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Ростов һәм Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Коми Республикасында массалы рәвештә иң күп ялган дару ясау очраклары теркәлгән. Аларны Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте (Росздравнадзор) башлыгы Михаил Мурашко атаган.

Аның сүзләренә караганда, Ростов өлкәсендә ракка каршы ялган препаратлар ясалган, Мәскәүдә -кларитин һәм регидрон, Коми Республикасында виагра препараты буенча җинаять эше кузгатылган. Росздравнадзор башлыгы билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, җинаятьчеләр тарафыннан ил буенча, күбрәк виагра һәм ботокс аналоглары "ясала".

Шуның белән бергә, Михаил Мурашко Россиядә соңгы дүрт елда ялган даруларның күләме ике тапкыр кимеде, дип белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев