Мөслим-информ

Ялган аракы сатучылар бар

Полиция хезмәткәрләре алкоголь продукциясе әйләнешендә закон бозуларны ачыклау максатында төрле чаралар үткәрә.

Рейдлар вакытында сыйфаты начар аракы реализацияләү фактлары да ачыклана. Сентябрь аенда Симәк авылында спиртлы продукцияне законсыз сату очрагы ачыкланды, дип хәбәр итәләр дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органыннан. Шул ук вакытта, ялган аракы эчеп, агуланучылар да бар. Ел башыннан районда шундый дүрт очрак теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: