Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен штраф мең сумга артачак

Дәүләт Думасы җәяүлеләргә юл бирмәгән йөртүчеләргә административ штраф күләмен арттыру турындагы хөкүмәт закон проектын беренче укылышта кабул итте, дип яза "Татар-информ" сайты.

Дәүләт Думасы җәяүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләргә административ штраф күләмен арттыру турындагы хөкүмәт закон проектын беренче укылышта кабул итте. Хәзерге вакытта штраф күләме төрләнә алмый һәм 1,5 мең сумны тәшкил итә иде. Моннан соң ул 1,5 меңнән 2,5 мең сумга кадәр булачак, - дип хәбәр итә "Российская газета".

Россия Федерациясе Министрлар Кабинетында административ җаваплылыкны көчәйтүне гамәлдәге кагыйдәләрнең нәтиҗәле булмавы белән аңлаталар. Бу - кузгатылган җинаять эшләре һәм авария хәлләренең саны белән раслана. Россия Федерациясенең эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов сөйләвенчә, 2016 елда җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һаләкәтләрендә 802 кеше үлгән, 14,35 мең кеше имгәнгән.

Искәртеп үтәбез: гамәлдәге закон буенча, җәяүле юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта, аңа кисәтү ясала яки 500 сум күләмендә административ штраф языла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев