“Җәяүле” профилактик операциясе старт алды
Республика буенча сентябрь аендагы һәр өченче юл-транспорт һәлакәте җәяүлене таптату аркасында теркәлгән.
15-24 октябрь көннәрендә республикада “Җәяүле” профилактик операциясе старт алды. “Бу чарага һәркем җаваплы карасын иде. Республика буенча сентябрь аендагы һәр өченче юл-транспорт һәлакәте җәяүлене таптату аркасында теркәлгән. Безнең җирлектә ел башыннан шундый ике очрак булган иде. Балаларның да, өлкәннәрнең дә тәүлекнең караңгы вакытында үзләре белән яктылык кайтаручы элементлары булу мәҗбүри. Булмаган очракта 500 сум штраф салына. Быел 15 райондашыбызга әлеге төр административ җәза билгеләнде. Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлегенә җаваплырак карасагыз иде!” – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев