Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Җәяүле” айлыгы старт алды

Аеруча мәктәп һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең урнашу урыннарында, җәяүлеләр кичүе зонасында кагыйдә бозу очраклары ешрак күзәтелә.

Мөслимдә 23 июльдән “Җәяүле” айлыгы старт алды. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү максатыннан әлеге чара 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Аеруча мәктәп һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең урнашу урыннарында, җәяүлеләр кичүе зонасында кагыйдә бозу очраклары ешрак күзәтелә. Профилактик операция кысаларында җәяүлегә юл бирмәгән өч шоферга административ беркетмәләр төзелде. Җәяүлеләр кичүендә яктырту чараларының төзеклеге дә тикшерелә. Тәүлекнең караңгы вакытында (торак пунктлардан читтә булганда) җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Бу кагыйдәне бозган өчен 500 сум штраф каралган”, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев