Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ял көннәре яңгырлы булачак

Явым-төшем Татарстанның күпчелек районнарында көтелә, дип яза Татар-информ. 7-8 октябрьдә Татарстанда һәм аның башкаласында салкын һава торышы һәм көчле җил көтелә. Казанда 7 октябрь төнендә көньяк, көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 12-17 метр булган җил фаразлана, әмма кайбер урыннарда аның тизлеге секундына 20-25 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Вакыт-вакыт шәһәрдә яңгыр явып узачак....

Явым-төшем Татарстанның күпчелек районнарында көтелә, дип яза Татар-информ.

7-8 октябрьдә Татарстанда һәм аның башкаласында салкын һава торышы һәм көчле җил көтелә.

Казанда 7 октябрь төнендә көньяк, көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 12-17 метр булган җил фаразлана, әмма кайбер урыннарда аның тизлеге секундына 20-25 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Вакыт-вакыт шәһәрдә яңгыр явып узачак. Һава температурасы 7-9 градус җылыны тәшкил итәчәк. Көндезен синоптиклар шулай ук вакыт-вакыт яңгыр фаразлый. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 8-13 метр булачак. Һава +10-12 градуска кадәр җылыначак.

Республиканың күпчелек районнарында да 7 октябрьдә яңгыр көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан исәчәк: төнлә - секундына 12-17 метр, ә кайбер җирлекләрдә - 20-25 метрга кадәр. Көндез исә җилнең тизлеге секундына 8-13 метр булыр дип көтелә.

Шимбәгә каршы төндә һава температурасы +6-+11 градус булса, көндез - +9-+14 градуска кадәр җылыначак.

8 октябрь көнне Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан булачак, яңгыр явып үтәчәк. Төнлә һава температурасы +5-+10 градусны тәшкил итсә, көндез - +9-+14 градус җылы, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X