Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ял иткәндә акчаны һәм кыйммәтле әйберләрне ничек сакларга?

Кеше җәйге ялга акчасын тиенләп җыя. Елга бер килгән отпускны кемнең кешечә уздырасы килмәсен? Билгеле, һәр кеше аягын юрганына карап кына суза. Әмма ничек кенә булмасын, акча барыбер акча, дип яза "Интертат.ру" сайты.

Тик менә аны ялга исән-имин алып барып, хәере белән туздырырга гына язсын. Ялга барганда, юлда, отельдә акчаны ничек сакларга соң, диңгезгә барып, ничек итеп "акчаны суга салмыйча" кайтырга ?
1. Бөтен серне дә бер сандыкта саклау дөрес түгел. Идеаль вариант - үзең белән берничә карта (visa, master card) һәм берникадәр күләмдә "тере" акча алу. Аларның төрлесен-төрле җиргә бүләргә кирәк: берничә картага салырга, "тере" акчаны төрле сумка һәм кесәгә салырга.
Ни өчен бер генә карта әз? Чөнки берсен урласалар, запаска икенчесе кала. Шулай ук банкомат барлык картаны да кабул итми.
2. Картага бөтен булган акчаны салып китәргә кирәкми. Запас акчаны туганнарыгыз яки дусларыгызга калдырыгыз. Кирәк булган очракта алар күчерә ала.
3. Карта номерын һәм аның икенче ягында күрсәтелгән экстрен телефон номерларын блокнотка күчереп алыгыз. Теге яки бу хәл килеп чыкса, картаны "блокировать" итәргә кирәк булачак.
4. Картадан акчаны урамдагы банкоматлардан алмагыз.
5. Тере акчаны исә муенга тагыла торган сумка, киемнең эчке кесәсе, махсус каешка тагарга мөмкин.
6. Акча салынган сумканы күз алдында тотыгыз. Баш астына куеп йоклау - бик зур хата.
7. Җинаятьчеләрнең игътибарын җәлеп итмәс өчен, кассада акча белән шыплап тулган кошелек чыгармагыз.
8. Акча һәм документларны багажга бирмәгез.
9. Ял итәсе шәһәр һәм отельгә килеп урнашкач, байлыгыгызны шкафка, оекбаш, кием эченә, ванна бүлмәсендәге келәм астына яшермәгез. Иң яхшысы - үзегезнең йозаклы чемоданга бикләү.
10. Мини-отвертка ярдәмендә өстәл лампасы, көнкүреш техникасы һ.б. яшерен сейф ясарга була.
11. Бар байлыкны сейфка салып, бикләп куйсагыз, күңелегез тыныч. Әмма отельдәге ресепшеннан "расписка" алырга онытмагыз.
12. Пляжда исә акчаны чиратлап сакларга була. Мондый мөмкинлек юк икән, әгәр ялга үз машинагызда килсәгез, бар байлыкны шунда (утыргыч асты, багажник, бардачок) калдыра аласыз.
13. Су үткәрми торган "аква-пакет"ка салып, купальникның эчке кесәсенә тыгарга мөмкин.
14. Махсус "сандыклы" аяк кием табанына яшерергә була.
15. Киң чәч резинкасы бар икән, ярты мәшәкатегез ким дигән сүз. Яныннан сүтеп, акчаны шунда качырырга була. Акчаны иң элек полиэтилен пакетка төрү дә комачауламый.
16. "Анти-гриппин" яки башка шундый таблетка капларын ташламаган булсагыз, акчаны бөтереп шунда урнаштырырга була.

Розалина Урманчеева, укытучы: "Мә, ялган акчаңны!"



- Ялга үзем белән "тере" акча алам. Әмма банк карточкасын да үземнән калдырмыйм, дөнья хәлен белеп булмый. Миңа калса, "наличный" акча белән җайлырак, теләсә кайда, күңелеңә охшаган әйберне сатып алырга була. Ә аны саклауга килгәндә, Аллага тапшырып, номерда яшереп калдырам. Төрле кием кесәләренә тутырам. Һәркөн иртән планлаштырып, кайларга барачагыбызны тәгаенлибез. Шуннан соң гына кирәк кадәр акча алабыз.

Акча диюгә, котым оча минем. Чөнки ялда булмаса да, акча белән бәйле бер хатирә булган иде. Бервакыт, студент чак әле, автобуска утырдым. Кулда әни биреп җибәргән мең сум акча, башка бер тиен дә юк. Кондукторга сузам, "Мин сезгә "сдача"ны вак акча белән генә бирә алам", ди. Мин ризалаштым, билет алып, барып бастым. Ул да урынына барып утырды. Берзаман урыныннан корт чаккандай сикереп торды да, бөтен салонга кычкырып: "Син миңа ялган акча биргәнсең", - дип, мине гаепли башлады. "Минем акчаларны кире бир, мә үзеңнекен" ди. Алыш-биреш ясагач, мине автобустан куып төшерде. Шулвакытта оялганнарым! Ничәдер тукталышны җәяү атлап, университетка барып җиттем. Төркемдәшләремә шундук сөйләдем бу хәлне. Алар инде акчаны әйләндерә-әйләндерә карый, мине тынычландыра. Ләкин барыбер бу акча белән кибеткә керергә дә курыктым. Аннан соң апага биреп котылдым. Әмма ул кибеттә рәхәтләнеп туздырган иде, чын акча, билгеле. Шушы вакыйга акча күргән саен, һәркөн искә төшә.

Әле дә ялга барганда да, шундый кыен хәлдә калмасам ярар иде дип борчылам.

Алсу Фазлыева: "Диңгездән йөгереп менәм дә, тунга ябышам"



-Миңа калса, үзең белән ялга күпме акча алып барсаң да, бетә ул. "Күбрәк алыйм әле, тотылмаганы кайтыр" дип әллә ничә тапкыр запас белән киттек. "Әй, нишләп акча жәллим соң, монда тагын кайчан киләм әле" дип, тиененә кадәр туздырып кайтабыз. "Тере акча" алып барырга кирәк. Чит илдә акчаны әйләндерү кыенрак, банкларда акча булмаска да мөмкин.


2012 елда Төркиягә бардык. Туннар, курткалар карагыз дип алып баралар бит инде. Мин шулай кызып киттем дә, тун аласы килә башлады. Үзем белән алай зур әйберләр алырга акча юк. Дус кызым 30 мең сум биреп торам, ди. Ул әҗәткә биреп, калганын кредит рәсмиләштереп, тун алдым шулай. 100 мең сумнан артыгракка төште. Аны алган мизгелдән бөтен ялым юкка чыкты. Диңгез ярында да тунны уйлап, куркып, борчылып ятам. Йөгереп менәм дә диңгездән, бүлмәгә атылынып кереп, шул тунны карыйм. Сүгәм дә инде үз-үземне: мин моны үзебездә ала алмый идеммени инде, дим. Төркиядән алып кайткан дип истәлек итеп киярлек булсын дип, бер баш баласе булды ул. Ялдан кайткач та ярты ел буе кредитын түләдем әле.

Энҗе Басыйрова, журналист: "Кыйммәтле әйберләрне сейфка куям"



- Ялда акча җитми. Аэропортта соңгы тиеннәргә кофе алып эчәбез. Үзем белән, гадәттә, банк карточкасы алып барам. Кыйммәтле әйберләрне гел сейфка куярга тырышам. Кыйммәтле әйбер дигәнем - документлар һәм шул банк картасы.

Чаллы туристларын Абхазиядә "чишендергәннәр"



Дүрт кешелек гаилә Абхазиянең Гагра шәһәренә ялга барып, шәхси йортка тукталган. Йорт хуҗалары аларга аерым бүлмә тәкъдим итә һәм ачкычын үзләренә бирә. Әмма ял ахырына якынлаша дигәндә, гаилә бер тиенсез кала. Эш шунда, алар бу көнне дә бүлмәне бикләп, диңгезгә китә. Ә ике сәгатьтән соң әйләнеп кайтсалар, ишек бикле, әмма аның асты-өскә килгән була. Күчтәнәчләр һәм юлга ризык алырга дигән 30 мең сумнан җилләр искән. Хуҗалар исә берни күрмәвен, белмәвен тәкрарлый. Татарстан туристлары полиция чакыртырга теләгәч тә, өметләрен өзәләр: "Барып та йөрмәгез, барыбер ярдәм итмиләр"янәсе.

Бәхеткә, документлар һәм поездга билет үзләре белән сумкада була. Әмма Адлерга поездга бару өчен чикне үтәсе бар. Гаилә башлыгы туганнарына шалтыратып, хәлне аңлата да, банк картасына акча салырга куша. Ә акчаны Сочига барып алыра кирәк, Абхазиядә банкоматлар юк. Шулай итеп, гаилә үзләре тукталган йорт хуҗаларыннан кире кайтару шарту белән, ялына-ялына акча сорап, Сочи банкоматыннан акча барып ала.

Гаҗәпләнерлек түгел: Абхазиянең "йөрәге" булган Гагра шәһәрендә ял итүчеләрне "чишендерү" гадәти хәл. Торак тәкъдим иткән йорт хуҗалары үзләре үк кунакларны кармакка тиз каптыра. Шулай ук җирле караклар тәрәзәдән кереп тә, акча һәм кыйммәтле әйберләрне урлап чыгарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X