Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ял да итәләр, хезмәттә дә чыныгалар

Балаларның җәйге ялларын кызыклы һәм файдалы итү максатыннан районда төрле лагерьлар оештырыла, конкурслар, бәйгеләр, чаралар үткәрелә. Быел да республикада беренчеләрдән булып, 1 июньдә - балаларны Халыкара яклау көнендә, лагерьлар эшли башлады. Җәй дәвамында барлыгы 590 баланың ялын оештыру күздә тотыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм региональ хакимият балаларның һәм яшьләрнең ялларын һәм сәламәтлекләрен кайгыртуга зур игътибар бирә. Республика Президент программаларының берсе шуңа юнәлтелгән.
Мөслим районы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының " ТР балаларының, яшьләрнең ялларын, сәламәтлекләрен һәм мәшгульлекләрен оештыру турында" гы документына нигезләнеп карар чыгарды. Карар берничә төр лагерь эшчәнлеген оештыруны күздә тота. Җәйнең беренче көнендә тугыз мәктәп базасында 300 балага исәпләнгән көндезге мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Моннан тыш, мәктәп яны эш һәм ял лагерьлары оештырылачак. 22 июньнән өч мәктәп базасында 120 бала 18 көн дәвамында эш һәм ялны чиратлаштыра алачак.
Мәктәпләр ял программасын төзегәндә, балаларның теләкләрен, мәктәпнең үзенчәлеген истә тотып төзеделәр.Тәрбиячеләр укучыларның яллары истә калсын өчен бар тырышлыкларын куялар.
Нарат Асты авылы янында урнашкан "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ел саен өч сменада балаларның ялы оештырыла. Сезон башланганчы лагерь территориясе табигый чүп-чардан арындырыла, корпуслар җыештырыла, юыла, агартыла. Быел "гөмбәләр" буялды, ашханәнең аш бүлмәсе агартылды, су башнясы койма белән уратып алынды. Балаларның йокы бүлмәләрендә караватлар яңартылды, һәр балага исәпләнгән кечкенә шкафлар куелды. 15 июньдә лагерьның беренче сменасы башланды. Сменага спорт сөюче 60 бала җыелды. Лагерьны оештыручыларның программалары да шушы юнәлешне алга куеп төзелгән. 18 көнлек бу сменада төрле спорт ярышлары, бәйгеләр оештыру күздә тотыла. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары футбол, волейбол, бадминтон, милли көрәш буенча дәресләр үткәрәчәкләр. Ел дәвамында физкультура-спорт белән шөгыльләнүче балалар ял вакытында осталыкларын һәм көчләрен арттырачаклар.
Икенче смена бюджет оешмаларында эшләүче әти-әниләрнең балаларын ял иттерүне күздә тотып оештырыла. 21 көн дәвамында 50 баланың һөнәрләре төрле яктан ачылыр, дигән фикер бар. Биредә мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары эшләячәк. Алар балалар өчен робототехника, авиамодельләштерү, техник иҗат буенча түгәрәкләр оештырачаклар.
Җиде көн барачак өченче сменада сәнгатьне үз иткән 50 бала ял итәчәк. Программада вокал, хореография, театр сәнгате, әвәләү түгәрәкләре эшләячәк. Өстәмә белем бирү педагоглары балалар сәнгать мәктәбеннән булачак. Ял итәргә дә нәкъ шушы мәктәпкә йөрүче балалар килер дип көтелә.
22 июньнән Олы Чакмак авылы янында бер атналык палаткалы лагерь да эшли башлый. Чемпион" дип аталган лагерь ун баланы ял иттерергә планлаштыра. Экстремаль шартларда яшәү, спорт белән шөгыльләнү балаларны тагын да дуслаштырыр.
Балаларның барлык төр ялларын мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре оештыра. Биредә "Урман иле" лагерына юллама алу мөмкинлеге тудырылган. Юлламаның 15% өлешен тәшкил иткән әни-әниләрдән җыела торган взнос акчасын банкка түләгәннән соң, җирлектә укучы 7 -17 яшьлек балалар юллама нигезендә лагерьга баралар. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапларны да үзәк белгечләреннән алалар.
Шунысын да әйтергә кирәк, балаларның ялын оештыру өчен республика бюджетыннан 2 млн 626 мең 94 сум сум акча бүлеп бирелгән. Төп бурыч - балаларның ялларын гына түгел, мәшгульлекләрен дә булдыру. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашып, 129 бала өстәмә финанс ярдәме алачак. Бүген "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" оешмасы - 25 , ашлык кабул итү предприятиясе 16 бала белән килешү төзегәннәр.
Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев