Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ял-бәйрәмнәрдә эшләсәң...

2017 нче елның 18 июнендәге 125-ФЗ санлы Федераль закон тарафыннан Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде. РФ Хезмәт кодексының 93 маддәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә кодекста каралган очракларда эш бирүче хезмәткәргә уңайлы вакытта хезмәткәргә тулы булмаган эш көне билгеләргә бурычлы (әмма бу чор тиешле шартлар булган вакыттан артмаска тиеш). Эш һәм...

2017 нче елның 18 июнендәге 125-ФЗ санлы Федераль закон тарафыннан Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде. РФ Хезмәт кодексының 93 маддәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә кодекста каралган очракларда эш бирүче хезмәткәргә уңайлы вакытта хезмәткәргә тулы булмаган эш көне билгеләргә бурычлы (әмма бу чор тиешле шартлар булган вакыттан артмаска тиеш). Эш һәм ял вакытлары режимы хезмәткәр теләге нигезендә һәм әлеге эш бирүчедәге производство (эш) шартлары исәпкә алынып билгеләнә. Тулы булмаган эш вакыты шартларында эшләгән очракта, нормага салынмаган эш көне хезмәт килешүендә тулы эш көне (смена) белән тулы булмаган эш атнасы билгеләнгән очракта гына билгеләнергә мөмкин. Шулай ук ял һәм эш көне булмаган бәйрәмнәрдә эшләгән өчен түләү тәртибе дә аңлатыла. Бу көннәрдә фактта эшләнгән сәгатьләр өчен барлык хезмәткәрләргә дә югары күләмдә түләнә. Мондый көнгә эш сменасының бер өлеше туры килсә, ял һәм эш булмаган бәйрәм көнендә фактта эшләнгән сәгатьләр өчен шулай югары түләү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X