Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яктыра Мөслим, матурлана Мөслим!

Район үзәге һәм авыл урамнарын яңа яктырткычлар белән тәэмин итү программасы юкка гына "Якты Мөслим" дип исемләнмәде. Бу эш нәтиҗәсендә, хактан да, күп кенә урамнарыбыз, бигрәк тә авылның караңгы почмаклары яктырды. Эш быел да дәвам итә. Бу көннәрдә Мөслим жилэнергосервис җәмгыяте егетләре район үзәгенең Катмыш микрорайнына яңа лампалар кую белән...

Яңа яктырткычлар урнаштыру өчен ел саен районнарга дәүләт тарафыннан финанс ярдәм күрсәтелә. Быел да Президентыбыз бу эшкә 5млн сум күләмендә акча бүлеп биргән. Марат Шәймөхәммәтов сүзләренчә, бу эшкә район бюджеты һәм үзарасалым акчалары да сарыф ителә. Район үзәгенең кайбер урамнарына светодиодлы лампалар кую эшен шәхси эшмәкәр Ильгиз Исламов спонсорлык иткән.

Соңгы вакытта тамырдан үзгәреш кичергән Пушкин урамының яңа ут баганалары белән тәэмин ителүен әйтми мөмкин түгел. Бүген биедә "Агромастер" компаниясендә җитештерелгән 100ләп светодиодлы лампа куелган. Агымдагы елда тагын 50дән артык лампа үзәк урамга куелыр, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X