Якташыбыз Шамил Исламов - халыкара форум-конкурс лауреаты

Санкт-Петербург тау унивеститетында укучы якташыбыз Шамил Исламов халыкара "Җир асты байлыкларын файдалану проблемалары" форум-конкурста "Нефть һәм газ чыганакларын комплекслы үзләштерү һәм углеводород чималын транспортировкалау" номинациясендә җиңү яулады.
Аның эше аномаль түбән пласт басымнары шартларында нефть скважиналарын сүндерү технологиясен нигезләүгә багышланган иде.
Халыкара форум Санкт-Петербург тау университетында инде 12 ел рәттән үткәрелә. Талантларны барлый торган әлеге үзенчәлекле мәйданда дөньяның иң көчле техник уку йортларыннан студентлар, аспирантлар, шулай ук профильле компанияләрдән белгечләр катнаша. Чара барышында алар үз казанышлары турында чыгыш ясап кына калмыйча, коллегаларының эзләнүләре белән дә танышалар.
Форум барган өч көндә тугыз секциядә 231 доклад тыңланды. Европа һәм Азиянең 19 иленнән килгән катнашучыларның хезмәтләре минераль-чимал комплекс алдында торган проблемаларның бөтен спектрын колачлый. 350 катнашучының 250се чит илләрнең 40 югары уку йортыннан иде.
Форумда каралган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - тирә-якны саклау. Бу аңлашыла да: җир асты байлыклары белән эшләү технологияләре биосферага тәэсир ясамый калмый. Форумда катнашучылар һәм мәртәбәле кунаклар үз чыгышларында әлеге проблеманы чишү өчен дөнья фәнни мәктәпләренең интеграциясе таләп ителүен ассызыкладылар. Шул очракта гына кешелеккә киләчәк һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итәргә була.
Шамил Исламов тумышы белән Иске Карамалыдан. Ул күпсанлы конкурслар һәм олимпиадалар җиңүчесе. Аерым алганда, 2015 нче елның октябрь аенда ул Самара техник университеты үткәргән халыкара "Ашир укулары" фәнни-гамәли конференциясе лауреаты булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 19:00Мөслим районы көзге чәчүгә әзер Ютазы, Буа, Мөслим, Зәй, Сарман һәм Баулы районнарында киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш 100 проценттан арткан.3200
-
19 август 2022 - 15:21Орлык сыйфаты тикшерелә "Россельхозцентр» белгечләре 2023 ел уңышы өчен орлыкларның чәчү сыйфатын тикшерә башлаячаклар5700
-
19 август 2022 - 14:15Мөслим полициясендә яңа җитәкче Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегенең шәхси составын яңа җитәкче – полиция подполковнигы Марат Дәүләтшин белән таныштырды.37200
-
19 август 2022 - 13:15Симез булуның сәбәпләре Хроник симезлек, гадәттә, балачакта дөрес тукланмаудан килеп чыга. Шуның өчен ата-аналар балаларның дөрес туклануына бик игътибарлы булырга тиеш.6500
-
19 август 2022 - 12:17Ак күлмәгем, ак күлмәгем, Итәге – зәңгәр бизәк... Бүгенге үсмер кызларның күлмәк кияргә бик яратмавын, спорт стиленә өстенлек бирүен күрәбез. Нәфислек, нәзакәтлелек, тотнаклы йөрешне гап-гади күлмәк кидереп тә формалаштырып була. 5-6 яшьлек кыз бала инде күлмәк киеп йөрергә тиеш, аның киләчәктә үз-үзен тотышы, гадәтләре нәкъ менә шушы вакытта салына, диләр психологлар.6700
-
19 август 2022 - 11:00Көзге муллык Җәй буе үскән җиләк-җимеш, яшелчәләрне урнаштырыр чак җитте.7100
-
19 август 2022 - 09:40Мәрхәмәт елмаюдан башлана Балалар арасында да, өлкәннәр тарафыннан да агрессия билгеләре күрсәтү очраклары аз түгел. Банк урамыннан барам. Билләренә таянган өч егет бер малайны уратып алган. Чама белән 9-10 яшьлек балалар.18802
-
18 август 2022 - 15:39"Август-Мөслим" агрофирмасы - уракта
-
18 август 2022 - 15:37Офицер Руслан ХАРРАСОВ Властивостокка китә
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5776902
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.607901
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).507204
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.466603
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.401301
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.370200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика