Якташ язучыбызның тагын бер китабы дөнья күрде
Якташ язучыбыз Роза Хәбибуллинаның әле август азагында гына шагыйрь Харрас Әюп турында китап-альбомы басылып чыккан иде. Октябрь аенда Роза Шакировнаның яңа китабы дөнья күрде: Мәскәүдә рус телендә "Остров детства" дигән китабы нәшер ителде.
Китап - язучының "Калморза" дигән әсәренең русчага тулыландырылган тәрҗемәсе. Автор аны яшьләргә һәм замандашлары - сугыш чоры балаларына багышлаган. Яңа басма китап кибетләренә чыгачак. Якташыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа иҗат биеклекләре телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев