Мөслим-информ

Яхшы бал очсыз булмый

Аңлагыз: писүк белән бал ясап булмый, ул кортларны туйдыру өчен кирәк. Яхшы тәрбияләгән кортларны, үрчегәч, “отводка”га аерасың. Бу очракта умартачыга җиңел була: теләсә кайсы вакытта корт аермый. Яз әйбәт килгәндә ике умарта да бал бирә. 

Бер танышыма кунакка баргач, чәй янына бал куйды. Кабып карадым да: 
– Кайдан алдың? – дидем. 
– Күршеләргә Сарманнан китергәннәр иде. Банкасы 1300 сум гына булгач, алдым,– ди бу. 
– Таш кебек каткан бит. Яхшы балны ул хакка сатмыйлар, бер меңгә дә, – дидем. 
Танышым үпкәләгәндәй итте. Ләкин хагы шул: хәзер бал дип әллә нинди катнашмалар сатып йөрүчеләр бар бит. Мин 1966 елдан бирле умарта тотам. Бер елны да балсыз калганым юк. Умартаны каравы бик җиңел түгел. Бик тырышсаң гына табыш алып була. Кортларга кышка бишәр килограмм ширбәт (сироп) бирергә кирәк. Шулай иткәндә “нечкәбилләр” әйбәт кышлый. Язын умартаны чыгаргач, чистартырга кирәк. Ашарга ризыклары булмаса, ширбәт бирергә, тукландырырга яки көздән алынган баллы рам куярга кирәк. Шунда берәрсе ширбәт биргәнеңне күрсә, “менә кортларына “писүк” ашата, шуннан бал ясый” дип, коткы тарата. Аңлагыз: писүк белән бал ясап булмый, ул кортларны туйдыру өчен кирәк. Яхшы тәрбияләгән кортларны, үрчегәч, “отводка”га аерасың. Бу очракта умартачыга җиңел була: теләсә кайсы вакытта корт аермый. Яз әйбәт килгәндә ике умарта да бал бирә. 
Хәзерге вакытта кортларга бал җыю авырлашты. Авыл хуҗалыгы культураларын агу-химикатлар белән эшкәртү бара чөнки (көнбагыш, рапс кебек культураларны авыллардан ераккарак чәчсеннәр иде). Кортларга гына түгел, кешегә дә зыян килә. Чүп үләненә каршы да, корткычка каршы да агу сибәләр. Ашламасы да химикат бит инде аның. Шул агулар кеше организмына керә. Менә каян килеп чыга яман шеш һәм башка авырулар. Элек бу чирләр юк иде. Булса да, сирәк очрады. Кортлар нинди генә чәчкәдән җыймыйлар балны, бөтен чиргә дәвасы бар. Бронхиаль астма белән авырган кешегә умарта тотарга кирәк. Умарта караганда башта өстәге япманы ачкач, беләсезме нинди ис килә? Тын юлларына шәп дәва ул. Корт чага, дип зарланалар. Чаксын, ул – файдага гына. Зарланган кеше, үзе асрый алмаганга, синнән көнләшә ул. 
Рифкать Гәрәев. 
Баек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: