Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңгыр өчен шуганкалыларга рәхмәт әйтәсе!

Эссе, кояшлы көнне җәйне һәркем яратса да, яңгыры да кирәк. Басу-кырларда үсеп утырган игеннәр аеруча да суга сусады. Әйтү генә җиңел, җирлегебездә 3 июньнән алып ныклы яңгыр булмаган.

Актив мөслимлеләр бу мәсьәләгә дә игътибарын юнәлткән. Татар халкының йолаларын өйрәнү , кабатлау һәм зур борчуга салган корылык белән көрәш йөзеннән Шуганка авылы китапханәчесе Исламова Илүсә һәм клуб мөдире Сәетгалиева Тәбрия "Яңгыр сорау йоласы" үткәргәннәр. Авылның остабикәсе Рәзинә апа Хафизова сүрәләр укыганнар. Балалар яңгыр, мул уңыш сорап такмаклар әйткәннәр, су сибешле уйнаганнар. Йоланы әзерләүдә Рәүфә Уразманның "Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре" китабы файдаланылды, дип хәбәр итәләр Шуганка китапханәсеннән.

Әкияттәгечә, күкләр шуганкалыларны ишеткән. Икенче көнне үк, ягъни бүген җирлегебезне болытлар чорнап алды. Әле хәзер дә Мөслимдә яңгыр ява.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X