Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ягулык сезонына әзерләнәбез

“Чананы – җәйдән, арбаны – кыштан әзерлә” дигән халык әйтеме буш урында барлыккка килмәгәндер. Краннан су килмәсә дә, ут сүнсә дә, түзәргә була, ә менә кыш көне җылылык булмаса, гадәттән тыш хәл дип исәпләнәчәк.

“Чананы – җәйдән, арбаны – кыштан әзерлә” дигән халык әйтеме буш урында барлыккка килмәгәндер. Краннан су килмәсә дә, ут сүнсә дә, түзәргә була, ә менә кыш көне җылылык булмаса, гадәттән тыш хәл дип исәпләнәчәк.

– Иң беренче чиратта балалар бакчалары, хастаханәләргә җылылык бирү мәсьәләсе карала. Районның социаль объектларын җылы белән өзлексез тәэмин итү өчен җаваплы “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенең ике котельныенда агымдагы косметик ремонт бара. Шул исәптән Дәүләт техник күзәтчелеге тарафыннан җитешсезлекләр дә ачыкланды, бүген аларны төзәтү буенча эш бара, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов.

Ремонт таләп ителүче котельныйлар район үзәгендәге 13 объектны җылылык белән тәэмин итә. Болар – балалар сәнгать мәктәбе, үзәк китапханә, район мәдәният йорты, Туган як музее, мәктәптән тыш эшләр үзәге, район үзәгендәге дүрт балалар бакчасы, гимназия, лицей, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, район үзәк хастаханәсе. Әлеге котельныйларда сыйфатлы ремонт үткәрелеп, салкын кышларда җылыда утырырга язсын, дип телибез.

– Районда 48 белем бирү учреждениесе эшли, аларның 40ын үз котельныйлары җылыта. Мәктәпләрнең җылылык сезонына әзерлеге тикшерелде, газ сигнализаторлары каралды, котельный операторлары кабат укытылды, котельныйларда төтен юллары тикшерелде. Тикшерү вакытында җиде мәктәптә җитешсезлекләр ачыкланды, – ди Илнур Әхмәтов.

Үзәкләштерелгән җылыту системасына көйләнгән өч бинаның шулай ук җылылык сезонына әзер түгеллеге ачыкланды. Алардагы җылылык энергиясен исәпкә алу җиһазлары Яр Чаллы шәһәренә тикшерүгә җибәрелгән.

Сәламәтлек саклау учреждениеләренә тукталсак, ягулык сезонына 50 объектны әзерләргә кирәк. Район үзәк хастаханәсенең дүрт бинасы үзәкләштерелгән җылыту системасына ялганган булса, 31 ФАП – газ, 9ы – электр котельныйлары белән җылытыла. Хастаханәнең үзәкләштерелгән җылылык системасына көйләнгән ике бинасының җылылык энергиясен исәпләү җиһазлары һәм 31 котельныйның газ сигнализаторлары тикшерүгә җибәрелде. Кимчелекләр шулай ук мәдәният объектларында да ачыкланды. Райондагы 51 мәдәният учредениесенең дүртесе үзәкләштерелгән җылыту системасы аша эшләсә, 16сы электр белән җылытыла. Әлеге биналарның шактыенда төтен һәм җилләтү каналларының җылылык сезонына әзер булмавы билгеләнеп, актлар тутырылган. Җылылык сезонына тулысынча әзер булган ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының райондагы оешмалары, спорт мәктәбе, “Нептун” йөзү бассейны, “Мизгел” яшьләр үзәге, универсаль спорт залларыннан күп кенә оешма-предприятиеләр үрнәк алырлык.

– Социаль-мәдәни объектларның котельныйларында җылыту казаннарын алыштыру программасы буенча Иске Вәрәш мәдәният йорты, Вәрәшбаш һәм Рус Шуган мәктәпләрендә яңа җылыту казаннарын монтажлау эшләре төгәлләнә, – ди Илнур Әхмәтов.

Кышка әзерлекнең энергия ресурслары өчен түләүләр белән турыдан-туры бәйле булуын да онытырга ярамый. 1 августка алынган мәгълүматлар буенча, Мөслим инженерлык челтәрләренең газ өчен 650 мең сум бурычы бар. Бурычларны җыю якын арада төгәлләнеп, җәмгыять җылылык сезонына тулы әзерлек белән килер, дип ышанасы килә.

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев