Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ягулык сезонына әзерләнәбез

ТР Министрлар кабинетында 2017- 2018 ягулык сезонына әзерлек буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин торак-коммуналь хуҗалык проблемалары, киләсе ягулык сезонына әзерлек турында сөйләде. Узган ягулык сезоны 2016 елның 8 сентябреннән 2017 елның 26 маена кадәр дәвам...

ТР Министрлар кабинетында 2017- 2018 ягулык сезонына әзерлек буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин торак-коммуналь хуҗалык проблемалары, киләсе ягулык сезонына әзерлек турында сөйләде. Узган ягулык сезоны 2016 елның 8 сентябреннән 2017 елның 26 маена кадәр дәвам итте. Янулык сезоны дәвамныда республика буенча 121 авария теркәлгән. 2016 елда торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре 33 миллиард сумлык хезмәт күрсәткән.

Дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов бу өлкәдәге проблемалар турында сөйләде, гражданнарның дәгъваларын киметү чараларына аерым тукталды. Экология, техник һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров 5 муниципаль районның ягулык сезонына әзерлек паспорты алмаулары турында билгеләп үтте. Президент Рөстәм Миңнеханов 15 сентябрьгә кадәр ягулык сезонына әзерлекне тәмамларга кирәклеген ассызыклады.

Мөслим районы Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов сүзләренә караганда, узган 2016-2017 елгы ягулык сезонында гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев