Мөслим-информ

Яфрак ул – чүп түгел

Барлык агачлар да “яшел шәлен” салып, кышка әзерләнә башлады. Агачтан коелган яфракларны нәрсә эшләтергә? Берәүләр кипкән яфрак череп, чир җыеп ятмаска тиеш – яндырырга кирәк дип киңәш бирә, икенчеләре аның яхшы ашлама булуы турында сөйли. 

Коелган агач яфракларын яндырырга да була. Тик бу очракта туфрак өстенә, табигатькә килгән экологик зыян турында истән чыгармагыз. Яндыргач, көлен ашлама рәвешендә кулланырга була. Әгәр сезнең җир участогында каен, имән, өрәңге-чаган агачлары бар икән, яфракларын һич тә яндырырга ашыкмагыз. Аларның яфраклары, башка агачларныкы белән чагыштырганда, бөтенләй зарар китерә алмый. Шушы өч агач яфрагында корткыч бөҗәкләр, җимеш бирүче үсентеләр өчен куркыныч чирләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә белгечләр һәвәскәр бакчачыларга үз участокларындагы түтәлләрнең өстен каен, чаган һәм имән яфраклары белән 3-6 сантиметр калынлыкта мүлчә ясап каплап куярга киңәш итә.
Арада иң “кыйммәтлесе” – каен яфраклары. Аны мунчада чабынучылар гына түгел, бакча эшен белеп оештыручылар да яхшы бәяли. Чөнки каенның коелган яфраклары да көзге муллыкка ияләшүче бакча корткычларына “көн күрсәтми”. Әлбәттә, бакча җиренә юкә, имән, тупыл яфраклары кертелү дә файдага гына.
Дөресен әйткәндә, җирне җимеш бирүче культураларда очрый торган чирләре булмаган теләсә нинди агач яфрагы белән туендырырга мөмкин. Яфраклар мүлчәсендә, билгеле, беренче чиратта яңгыр суалчаннары, ерткыч талпаннар үрчи башлаячак. Алар инде микрофлора өчен иң ышанычлы дуслар. Алар зарарлы микроорганизмнар белән туена һәм туфракны дезинфекцияли.
Әлбәттә, бакча мәйданы зур булганда, аларның барысын да мүлчә рәвешендә файдаланып булмый. Бер өлешеннән яфрак черемәсе әзерләргә мөмкин. Яфрак массасын компост өеменә туплагач яисә чокыр ясап шунда тутыргач, аның өстенә күп итеп су сибәргә һәм өстен пленка япма белән каплап куярга кирәк. Эченә һава керсен өчен япма өстен берничә урыннан тишәргә кирәклеген онытмагыз. Әлеге киңәшне төгәл үтәгәндә, компост ярты ел дигәндә кулланырга әзер булачак. Әгәр яфраклар массасына башта ук яңа чабылган үлән дә өстисез икән, черемәгә әйләнү процессы тагын да тизрәк булыр.
Компостның кайчан өлгерүен катнашмаларның бертөрле массага әверелүеннән белеп була. Яфрак черемәсен югарыда әйтелгән таләпләрне үтәп әзерлисез икән, аны яңа үсентеләр утыртканда һич тә икеләнмичә файдалана алачаксыз. Чөнки мондый черемәдә тамырны черетүче чирләр, корткычлар булмый.
Әгәр коелган агач яфракларын яндырырга теләмисез яки моның өчен мөмкинлекләр юк икән, аларны тырма белән җыеп, участокның җире файдаланылмаган урынына ташып күчерегез. Билгеле, яфрактан бушап калган мәйданнар чүп үләне “оясы”на әверелмәскә тиеш. Әлеге өемне яз җиткәч компостка кушыгыз.
Калган яфракларны бакча шредерларында ваклап, яшелчә һәм бакча калдыклары компостына кушарга да мөмкин. Менә дигән ашлама булачак.
Көзге яфракларны участокның иң арткы ягына ташып күчерсәгез, керпеләргә кышлар өчен ышанычлы урын булыр. Бакча җирегез урманга якын булса, керпеләрнең сезгә дә файдасы тими калмас.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: