Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңаусылылар Питрауга килүчеләрне шат күңел белән каршы алды

Җәй көне күңел табигатькә тартыла. Шуңа күрә бәйрәмнәр дә табигать кочагында үтә. Июнь аенда сабантуйлар гөрләсә, июльдә Питрауны билгелиләр.

Җәй көне күңел табигатькә тартыла. Шуңа күрә бәйрәмнәр дә табигать кочагында үтә. Июнь аенда сабантуйлар гөрләсә, июльдә Питрауны билгелиләр.

Яңаусылылар Питруга килүчеләрне шат күңел белән каршы алды. Авыл төзек, урамнар каралган, күптән борчыган күпер мәсьәләсе дә уңышлы хәл ителгән. Кунаклар каршында йөзе ак авыл кешесенең.

Бәйрәм мәйданы санаулы минутлар эчендә халык белән тулды. Крәшен татарларының шатлыкларын уртаклашырга районның төрле авылларыннан килгәннәр иде. Ерактан кайтучы кунаклар да күп булды. Бәйрәмне оештыруга хәйриячеләр – “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы, Светлана Нәбиева, Ирек Харитонов, Рәфил Нуретдинов, Юрий Иванов, Валерий Матросов, Дамир Шәнгәрәев, Анатолий Смелов, Алмаз Николаев, Рафаэль Смелов, Ринат Демидов, Георгий Пискунов, Елизавета Низамова, Роман Пискунов, Олег Демидов үзләреннән зур өлеш керткән. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов, чараны ачып, республика Президенты, район, башлыгы котлауларын җиткерде, җирлек халкының тырышлыгын билгеләп үтте.

Питрау бәйрәмен тәкыя үрү ярышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Төрледән-төрле матур болын чәчәкләреннән үрелгән тәкыялар алардан да күркәмрәк хатын-кызларны бизәде. Мунча себеркесен шушы көнгә кадәр бәйләргә тырыша халык, чөнки бу чорда әзерләнгәне – иң шифалысы. Бәйрәмгә килүчеләр себерке бәйләүдә дә осталыкларын күрсәтте. Ә шул себеркеләр белән бер-берсен “чабучыларны” карау бәйрәмнең кульминациясе булды дисәң дә, хата түгел. Себерке белән “сугышырга” бүрәнәгә хәтта хатын-кызлар да менеп утырды һәм, әйтергә кирәк, нәкъ менә “слабый пол” дип йөртелгән кавем вәкилләре иң ныклылары, иң азартлылары булуын раслады. Уен тәмамланып, бүләкләр тапшырылгач та әле, себерке тотып, “кыйнашучылар” булды. Күрәсең, киләсе ел Питрауына әзерләнүләре булгандыр.

Бәйрәмне алып баручыларга әллә ни авырга туры килмәгәндер, чөнки халык ялындырып тормады: уеннарда да актив катнашты, җырчылар да бер-берсен алыштырып кына тордылар. Крәшен татарларының “Усыкай буйлары” халык фольклор ансамбле чыгышын бәйрәм кунаклары башкаруындагы крәшен җырлары тулыландырды. Шулай ук татар һәм мари телләрендә дә җырлаучылар, хәтта үзе гармунда уйнап җырлаучы да булды. Крәшен халык җырларын мари, татар җырлары алыштырып кына торды. Халык Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов???һәм башкаларның чыгышларын да җылы кабул итте.

Төрле уеннарда катнашып, җырлап, мәйдан уртасына чыгып, биеп күңелле ял итте халык. Питрау бәйрәме тәмамланды, дип игълан иткәч тә кайтып китәргә ашыкмадылар, күңеле теләгәннәр рәхәтләнеп биеделәр. Бәйрәм кич мәдәният йорты каршында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр! Питрау бәйрәм

Реклама
Реклама
2
X