Яңарыш микрорайонына асфальт керә

Районда ел саен юлларны ремонтлау, яңа юл салу буенча күләмле эшләр башкарыла.
Юлларны юкка гына катлаулы организм артериясе белән чагыштырмыйлардыр. Юл-транспорт фаҗигаләре дә күпвакыт юлларның сыйфаты начар булу сәбәпле чыга.
“Автострой” юл төзү оешмасы Мөслим районында беренче ел гына эшләми.
– Без салган юллар сыйфатлы, чыдам булуы белән аерылып тора. Юлларны проектлаганда төп факторларга – автотранспорт бирәчәк йөкләнеш, грунт суларының ни дәрәҗәдә якын урнашуына игътибар итәбез. Яхшы асфальт җәю генә аз, аны вакытында ремонтларга һәм дөрес итеп кулланырга да кирәк. Асфальт салу берничә этапны үз эченә ала, – ди “Автострой” юл төзү оешмасы прорабы Алексей Суровцев.
Мөслим үсә, яңа урамнар барлыкка килә. Халык барлык уңайлыкларның да булуын, бигрәк тә юллар торышы мәсьәләсенең чишелүен көтә. Мөслим авылының Беренче, Икенче, Өченче урамнарында гомер итүчеләр асфальт юл салынуын көтә. Быел әлеге урамнарда яшәүчеләр сөенер кебек. Әлеге урамнарга асфальт салу буенча проект эшләре төгәлләнгән. Шушы көннәрдә асфальт салу өчен төп эшләр башланачак.
– Тиздән асфальттан йөри башларбыз, дип көтәбез. Газ кергән, су бар, гравий юл гына күңелне борчып тора иде. Тузанлы юлларны сәбәп итеп, урамнан күченеп китүчеләр дә булды. Башланган эш – беткән эш, дип әйтә иде әбекәйләр. Хәерле эш булсын! – ди Гөлназ Нәгыймова.
Мөслимдәге Фәиз Рәшитов, Җидееллык, Шашин урамнарында һәм Мөслимнең әйләнеч юлында ремонт эшләре тәмамланды.
“Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы юлчылары Мөслим – Тат. Шуган юлында “Автомобиль юлларына капиталь ремонт” программасы нигезендә 5,9 чакрым аралыкта асфальт түши. Асфальтның төп катламы ясалып, беренче катын җәю 15 июльгә төгәлләнергә тиеш. Әлеге юлдан йөрүчеләр өчен вакытлыча тудырылган кыенлыкларга чик куелачак, дип хәбәр итә “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы җитәкчесе Илнур Гәрәев. Узган ел әлеге участокның беренче каты ремонтланган иде.
Шулай ук Мөслим – Актаныш юлында 4,6 километр озынлыкта юлга асфальт салына. Әлмәт – Мөслим юлында да милли проект нигезендә 1,6 километр аралыкта ремонт башкарылыр, дип планлаштырыла.
Лилия Шәймиева фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 19:27Тәмле ташкабак Мөслим-информ журналисты Лилия Шәймиева үзе яратып пешерә торган томалап пешерелгән ташкабак (кабачок) рецептын тәкъдим итә.5700
-
18 август 2022 - 17:15Компенсация алу өчен Россия Пенсия фонды инвалидлыгы булган гражданнарның ОСАГО өчен компенсация алу тәртибен аңлатты.6700
-
18 август 2022 - 16:10Җәмәгать транспортында шикле предмет очраганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр Мондый очракларда шунда ук табылган предмет турында йөртүчегә яки транспорт кондукторына хәбәр итәргә кирәк.5500
-
18 август 2022 - 15:15Укытучыларны роботка алыштырмасыннар Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы турында уйланулар.5300
-
18 август 2022 - 15:00Җир участогы бирүдә үзгәрешләр бар Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирүдә үзгәрешләр турында13500
-
18 август 2022 - 14:12Реконструкцияләнгән нефть үткәргечләре тоташтырылды "Транснефть – Прикамье» АҖ реконструкцияләнгән нефть үткәргечләрен технологик тоташтыруны башкарды7100
-
18 август 2022 - 13:40Ак алъяпкыч челтәрле... Алъяпкыч – уңган хуҗабикәнең генә түгел, булдыклы йорт хуҗасының да, хезмәт сөюче яшь буынның да киемендә аерылгысыз атрибут.8600
-
18 август 2022 - 13:22Мәрхәмәт елмаюдан башлана Балалар арасында да, өлкәннәр тарафыннан да агрессия билгеләре күрсәтү очраклары аз түгел. Банк урамыннан барам. Билләренә таянган өч егет бер малайны уратып алган. Чама белән 9-10 яшьлек балалар.5700
-
18 август 2022 - 15:39"Август-Мөслим" агрофирмасы - уракта
-
18 август 2022 - 15:37Офицер Руслан ХАРРАСОВ Властивостокка китә
-
18 август 2022 - 09:15Август бәйрәмнәргә байАвгуст аенда православие динендәгеләр изге Богородицага һәм изге коткаручыларга багышланган өч бәйрәмне билгеләп үтә.8400
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5771102
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.605701
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).505104
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.464503
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.398901
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.364300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика