Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңарабыз, төзекләнәбез

Михайловка авыл җирлегенең бүгенге яшәеше, халыктан җыелган үзара салым акчасына башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар хакында авыл җирлеге башлыгы Роберт ИСЛАМОВ белән әңгәмә кордык.

– Роберт Хөҗҗәтович, җирлекнең салым базасын формалаштыруда товар җитештерүчеләрнең роле зур булу бәхәссез. Бу яктан караганда, сездә эшләр ничегрәк тора? 
– Өченче ел инде җирләребездә “Намус” агрофирмасы бөртекле һәм техник культуралар игү белән шөгыльләнә. Моннан тыш ике крестьян-фермер хуҗалыгы һәм өч шәхси эшмәкәр хезмәт куя. Шактый еллар буш торган торакларга да хуҗа табылды. Шәхси эшмәкәр Рафаэль Гыймаев анда кошчылык продуктлары җитештерү белән шөгыльләнергә теләк белдерде. Бүгенге көндә биналарны әзерләү, ремонт эшләре бара, территория дә төзекләндерелә. Эшмәкәр быел гына да 100 млн сумга якын инвестиция кертергә планлаштыра. Биредә 30лап эшче кирәк булачак. 
Җирлегебездә урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, почта бүлекчәсе эшли. Ике кибет һәм бер пекарня халыкка хезмәт күрсәтә һәм аларда 14 кеше эш урыны тапты. Михайловкадагы пекарняда пешерелгән ипине һәм кондитер эшләнмәләрен якын-тирә авылларда да яратып алалар. 
– Авыл җирлегенең эшчәнлеге күп тармакларны үз эченә ала. Шулар арасында юллар торышы да зур әһәмияткә ия. 
– Җирлек карамагында 6,5 километр озынлыгында юллар исәпләнә. Аның 1,6 километрына асфальт түшәлгән, калган юллар гравий өслекле. Гомумән алганда, юлларның торышы канәгатьләнерлек булса да, асфальт юллар мактанырлык түгел. Ник дисәң, аны төзегәнгә дә 40 еллап вакыт узган. Бу җәйдә юл ремонтына 580 мең сум акча каралган иде. “Мост” җәмгыяте ремонт үткәрде. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе гравий юлларны тигезләде. Гравий өслекле юлларны яз, җәй айларында да тигезләп торабыз, кышын вакытында кардан арындырабыз, юл өзеклеге булганы юк. Җирлектә юллар каралмаган бер генә урам да калмады. 
– Яңарту-төзекләндерү эшләренә тукталганбыз икән, башка үзгәрешләр белән дә таныштырсагыз иде. 
– Хактан да, соңгы вакытта җирлегебездә төзекләндерү эшләренә аерым игътибар бирелә. Авылны ямьсезләп торучы иске биналарны сүттек. Алар урынына балалар мәйданчыгы, парк төзедек. Парк территориясенә утырткан чыршылар да матур гына үсеп китте. Мәктәпне яңа койма белән әйләндереп алдык. Авыл урамындагы су колонкаларына өсте ябулы павильоннар ясап куйдык. 
– Роберт Хөҗҗәтович, су дигәннән, авыл җирлекләренең авырткан җиренә әйләнгән бу проблема ничегрәк хәл ителә? 
– Халыкны чиста су белән тәэмин итү – соңгы елларда күз уңындагы мәсьәлә. Суга булган ихтыяҗны канәгатьләндерүдә даими өч скважина эшләп тора. Михайловка авылында су үткәргеч торбалар яңартылган, су скважиналары ремонтланган. Алардагы электр җиһазлары да яңартылган. Скважиналар санитар зоналар белән әйләндереп алынган. Алар Роспотребнадзор таләпләренә тулысынча җавап бирә. Барлык тикшерүләрне үтеп, эксперт нәтиҗәсе алдык. Берәр лицензияле оешма алса, су объектларына хезмәт күрсәтүне тапшырырга әзербез. 
Җирлектәге яңарту-төзекләндерү эшләренең нигездә халыктан җыелган үзара салым акчасына башкарылуын әйтергә кирәк. Киләчәктә дә әлеге программа яклау табар, дип уйлыйбыз. 

  • Җирлектә төнге сәгатьләрдә светодиодлы 66 яктырткыч эшли. Хөкүмәт ярдәме белән Элемтә һәм Михайловка авыллары арасына 70кә якын яктырткыч урнаштырылган.Михайловка авылында – 513, Элемтәдә 112 кеше яши. Эш яшендәгеләр 276 булып, аларның 60ы – җирлектә, 62се читкә йөреп эшли. Пенсионерлар – 173, уку яшендәге – 87, мәктәпкәчә яшьтәге 72 бала исәпләнә.

Әңгәмәдәш – Әлфинур НОГМАНОВА. 
Фото – Михайловка авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев