Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңалыкка йөз тотып

“Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесе яңа технологияләр куллана. Яңа киптерү җайланмалары сәгатенә 85 тоннага кадәр бөртек киптерә ала.

Ашлык кабул итү предприятиесе Мөслим, Минзәлә, Азнакай районнарына хезмәт күрсәтә. Ул берьюлы 45 мең тонна бөртек сыйдырырга сәләтле. Узган ел предприятие 139 мең тонна ашлык кабул иткән һәм чистарткан! 
– Быел табигать шартлары җиңел булмады. Нибары 50 мең тонна икмәк эшкәртеп саклауга куйдык. Складларда нигездә майлы культуралар – көнбагыш, рапс саклана. Предприятиедә нигездә җир өстендә саклау ысулы кулланыла. Яңалык буларак, ашлыкны җиңсәләрдә саклау ысулын да керттек. 6 мең тонна икмәк шулай саклана, – ди “Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесе генераль директоры Айрат Шәмсетдинов. 
Биредә биш киптерү җайланмасы эшли. Шуларның өчесе соңгы елларда (2019-2021) кайтарылган. Яңа киптерү җайланмалары тулысынча автоматлаштырылган. Аларның егәрлеге югары, шул ук вакытта алар энергия саклауга корылган. “Алтай-65”, “Алтай-85” киптерү җайланмалары сәгатенә 65-85 тонна ашлык киптерергә һәм чистартырга сәләтле. 
“Веста-50” киптерү җайланмасы – орлык әзерләү өчен көйләнгән комплекс. Биредә икмәкне беренчел эшкәртү үткәрелә һәм орлык, киптерелеп, тиешле кондициягә җиткерелә. 
– “Веста-50” киптерү җайланмасында орлыкны өченче сезон әзерлибез. Биредә бөтен бөртекле культураларны да эшкәртергә мөмкин, – ди предприятиенең орлык линиясе ашлыгын чистарту, киптерү комплексы мөдире Рәсим Мөхәммәтдинов.
Предприятиегә икмәк күчерү өчен JCB погрузчиклары да кайткан. Яңа техниканың чүмечләре телескопик, алар 7 метрга кадәр күтәрелә ала. “Август” компаниясе составына кергәч, ашлык кабул итү предприятиесе территориясендә күптән көтелгән төзекләндерү эшләре дә башкарылды. Территориядә өр-яңадан бетон җәелгән. “Быел гына да 25 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды”, – ди Айрат Шәмсетдинов. 
Предприятие сәнәгать куркынычы буенча 3 класслы объект исәпләнә. Биредә даими эштә 75 кеше хезмәт куя. Сезон вакытында эшчеләр саны 100гә җитә. Җәйге чорда предприятие студентларны да эшкә ала. 
Басудан икмәк кайтмагач, хәзер предприятие тик тора, дигән фикер тумасын. Кышкы чорда сакланышка куелган бөртек дымланмасын, кызмасын өчен аны даими хәрәкәттә тоталар – урыннан-урынга күчерәләр. Шул ук вакытта реализацияләү дә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X