Мөслим-информ

Яңалык юл яра

Мөслимдә умартачыларның семинары узды. Анда умартачылык буенча баш зоотехник Миңлемәрьям Саламаева, район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе белгечләре, умартачылар катнашты.

 Быел традицион семинар Тамьян авылында, 50 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Гомәр Мәрдановның ихатасында узды. Үзенчәлекле технология нигезендә эшләүче Гомәр абыйның әллә нинди төрдәге умарталары бар. Оя өчен хәтта иске машина кузовы да “худ”ка киткән. Гомәр абый вакыты булган саен бал кортларына рам ясый икән. Бу бер дә җиңел эш түгел! Умартаның төп нигезен рам тәшкил иткәнен белгән кеше бу эшнең ни дәрәҗәдә җаваплы булуын яхшы аңлый. Рам – бал кортының өй җиһазына тиң, ул монда бал да җыя, кышны да чыга. –

Райондашларыбыз умартачылыкка ныклап тартыла. Күбесе бу шөгыльне әтиәниләреннән, әби-бабайларыннан мирас итеп алган. Дүрт дистә елдан артык зоотехник булып эшләү дәверендә быелгы кебек уңышлы җәйне хәтерләмим. Авылларга якын басуларда баллы культуралар күбрәк булса, тагын да отышлырак булыр иде. Умартачы булырга теләүче кешегә беренче чиратта теорияне өйрәнергә кирәк. Кортларның кайчан чыгуы, кайчан үрчүен белү белән бергә аларны бит әле аера белү дә мөһим, – ди Миңлемәрьям Саламаева. Авыл хуҗалыгы культураларын чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы агулаганда бал кортларының зыян күрмәве дә зур роль уйнагандыр. Бу эш кичке якта, кортларның очуы тукталгач кына технологик таләпләр нигезендә башкарылды быел.

 – Әти гомер буе умартачы булып эшләде. Мин дә кечкенәдән гел аның янында бөтерелә идем. Бу һөнәрнең серләренә елдан-ел ныграк төшенә барасың. Умартачы булу өчен бал кортларын яратырга кирәк. Җаның белән тартылсаң гына, бу эшкә курыкмыйча тотына аласың. Умартаның төгәл санын аларны саклауга куйганда һәм чыгарганда гына исәпләп була. Бүгенге көндә 60лап умартам бар. Корт ояларын, рамнарын ясар өчен яңа идеяләрне интернеттан алам, “Умартачы” журналын яздырам, анда да бик күп киңәшләр бирелә, – ди Гомәр Мәрданов.

Аның умарталыгы серле бер дөньяны хәтерләтә. Башкалардан аермалы буларак, Гомәр абый Лангстрот-Рут технологиясенә өстенлек бирә. Сүтү конструкциясе белән эшләнгән мондый оялар кортлар өчен дә, умартачы өчен дә бик уңайлы икән. Француз галиме, умартачы Роже Делон технологиясен дә яратып куллана Гомәр абый. Әлеге француз – совет чорындагы “Альпийский” дип аталган умарталарның да авторы. Умарта кортларының тормыш циклы үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән мондый төр оялар уңайлы дип исәпләнә. Умартачыларның фикере бер – бал кортлары өчен тотрыклы климат булдыручы ояларга өстенлек бирү кирәк. Гомумән, умартачылар өчен семинар бик файдалы булды: фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

 – Гомәр Мәрдановның умарталыгына аяк басу белән үзгәлек күзгә ташлана. Яңа төр конструкцияне куллану экономияле дә, җитештерү һәм эксплуатацияләү ягыннан бик гади дә. Һава шартлары нинди булуга карамастан, бал җыю күрсәткечләре башка системаларга караганда күпкә югарырак икәнен белдек, – ди Бикмәч авылыннан Николай Николаев.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: