Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа юнәлешләр билгеләнде

Район мәдәният бүлеге елдан-ел матур нәтиҗәләргә ирешә, милли мәдәниятебезне үстерүгә, җирлегебездә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга үзеннән зур өлеш кертә. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов мәдәният хезмәткәрләренең коллегия утырышында ясаган чышында бүлекнең һәр тармагындагы эшчәнлекне яктыртты.

– Мәдәният хезмәткәрләре халыкара, төбәкара, Россия һәм республика күләмендә үткәрелүче чараларда һәм конкурсларда теләп катнаша. Районда эшләүче иҗат коллективлары, 5 россиякүләм һәм регионара, 7 республика һәм районара мәдәни чараларда катнашып, матур нәтиҗәләргә иреште. Яңа технологияләр өстенлек иткән заманда тамашачыны мәдәнияткә тарту буенча җаваплылык икеләтә арта. Киләчәктә дә кулга-кул тотынып, оптимистик рухта халыкка матур хезмәт итәргә язсын, – диде ул. 
Балалар сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова, мәктәпнең еллык эшчәнлеге белән таныштырып, ирешкән уңышлар хакында сөйләде. Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге һәм район иҗтимагый советы җитәкчесе Рушат Солтанов, мәдәният хезмәтләренең тоткан урынын бәяләп, болай диде: 
– Халыкның рухи үсешен тәэмин итүдә мәдәният хезмәткәрләренә зур бурычлар йөкләнә. Бүген җирлекләрдә бюджет учреждениеләре кыскартылган, халык белән эшләүче оешмалар беткән заманда авылда иң төп фигура булып мәдәният хезмәткәре кала. Талантларны барлау, аларны үстерүдәге хезмәтегез дә зур. Җирлек башлыгы, мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары белән кулга-кул тотынып эшләү матур нәтиҗәләр бирә. Бар җирлекләрдә дә шундый бердәм эшчәнлек булсын иде. 
Район башлыгы Рамил Муллин мәдәният хезмәткәрләренә яңа эш юнәлешләрен тәкъдим итте. 
– Россия Федерациясендә һәм республикада бүген грантлар системасы зур урын алып тора. Сез, ел дәвамында конкурсларда катнашып, грантлар отасыз. Алга таба мондый чараларда тагын да активрак катнашырга һәм бу юнәлешкә игътибарны арттырырга кирәк. Чөнки мондый грантлар мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын яңартырга, күрсәтелүче хезмәтнең сыйфатын күтәрергә мөмкин-лекләр тудыра. 
Быел – Россиядә театр елы. Бүген театрларның икенче сулышы ачыла башлады. Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә театрлар чыгышына игътибар бирә башладылар. “Элекке еллардагы кебек һәр мәктәптә театр түгәрәге булдыру кирәк. Беренчедән, бу түгәрәккә йөргән баланың сөйләм телен, хәтердә калдыру сәләтен үстерәчәк, күңел байлыгын арттырачак. Киләчәктә матур сөйли белүче җитәкчеләр командасын булдыруга ярдәм итәчәк. Балалар арасында бердәмлек, дуслык сыйфатларын арттыруга да этәргеч булыр, дип уйлыйм. Бу мәсьәләләргә аеруча игътибар биреп, мәдәният бүлеге һәм мәгариф идарәсенә нәтиҗәле эш оештырырга тәкъдим итәм”, – диде район башлыгы. 
Балалар сәнгать мәктәбенә кагылышлы эш юнәлешләренә килгәндә, район башлыгы баянда уйнаучыларның, җырлый белүчеләрнең аз булуын ассызыклап үтте. Авыл мәктәпләрендә дә төрле мәдәни түгәрәкләр оештыруга игътибар бирергә кирәклеген искәртте. Сәнгать мәктәбе укытучыларының, мәктәпләргә барып, сәләтле балалар белән иң элек урыннарда, соңрак Мөслимнең үзендә шөгыльләнүе тагын да күбрәк талантлар ачарга ярдәм итәчәген әйтте. 
Бүген җирлекләрдә уздырылган кайсы гына чараны алсак та, аларда күбрәк урта һәм өлкән буын катнаша. 
– Мондый чараларга яшьләрне күбрәк тартырга кирәк. Аларга авылда калу һәм яңа юнәлешләр буенча эш башлап җибәрү өчен дә бер этәргеч булыр иде. Шөгыле булган яшь кешенең начар юлга басарга вакыты калмый. Бәлки, безгә яшьләр белән эшләүче лидерлар кирәктер. Бу юнәлештә бердәм булып эшләү сорала, – диде Рамил Муллин.

  •  

    Һәр җирлектә тарихи үзәк – музейлар ясарга тәкъдим итте район башлыгы. Һәр авылның үз тарихы, үз традицияләре һәм үз серләре, данлыклы кешеләре бар. Әлеге үзәкләрдә без нәкъ менә шуларны күрсәтергә тиеш. Әле болар янына җирлегебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре бар. Бу авылда яшәүче һәр кешедә авылы белән горурлану, аның үткәне белән мактану хисе булырга тиеш. Мәдәният йорты, китапханә, мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары бу мәсьәләдә бердәм булып эшләсәләр, мондый үзәкләр, һичшиксез, барлыкка киләчәк. 
    – Бүген күпчелек авыл җирлекләрендә мәдәният йортлары авылның үзәге булып бара. Чөнки төзекләндерү эшләре башкарылган бинага җирлекнең берничә оешмасы күчерелә. Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Җирлекләрдә Авыл көннәре үткәрүне традициягә кертергә тәкъдим итәм. Бу көнне авыл халкын гына түгел, читтә яшәүче авылдашларны да чакырып, музейларны күрсәтергә, җирлектәге үзгәрешләр белән таныштырырга кирәк. Бу чара читтәге авылдашларны туган якка тартырга бер адым булыр иде, – диде район башлыгы Рамил Муллин. 
    Район башлыгы мәдәният хезмәткәрләреннән яңа проектлар, тәкъдимнәр көтүен дә искәртте. Димәк, мәдәният хезмәткәрләре өчен агымдагы ел икеләтә җаваплы булачак. 
    Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев