Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа утыргычларда ял итеп өлгердек!

Яз җитү белән җирлегебез яшеллеккә күмелде. Язгы матурлык өстенә, урамнарыбыз да көннән көн матурлана. Узган елны район үзәгенең Пушкин урамында брусчатка җәелүен инде белмәгән кеше юктыр. Бүген биредә оригиналь дизайн буенча эшләнгән утыргычлар пәйда булды.

Көн дәвамында газета, телевидение, радио чыгарылышларын әзерләү белән мәшгуль булган Мөслим матбугат үзәге коллективы яңа скамейкаларның уңайлыгын тикшереп өлгерде инде. Искиткеч күңелле! Яңа яктырткычлар, уңайлы утыргычлар белән баетылган брусчаткалы урамыбыздан йөрү күңелдә туган җиребез өчен горурлык хисләре уята. Тудырылган уңайлыкларны ватмый-җимерми саклыйк, дуслар!

Руслан Фәхретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев