Мөслим-информ

Яңа Усы яңарыш юлында

Яңа Усы авыл җирлеге Яңа Усы һәм Бикмәч авылларын берләштерә. Биредә татарлар, крәшен татарлары, руслар, марилар һәм башка милләт вәкилләре дус-тату булып яшиләр. Җирлек башлыгы Вәсилә Игошева белән әңгәмәбез җирлекнең яшәеше, бүгенге эшләр хакында. - Вәсилә Рафыйковна, төрле милләт вәкилләре яшәгән үзенчәлекле авыл җирлегенең бүгенге көнкүреше белән таныштырсагыз иде. -...

Яңа Усы авыл җирлеге Яңа Усы һәм Бикмәч авылларын берләштерә. Биредә татарлар, крәшен татарлары, руслар, марилар һәм башка милләт вәкилләре дус-тату булып яшиләр. Җирлек башлыгы Вәсилә Игошева белән әңгәмәбез җирлекнең яшәеше, бүгенге эшләр хакында.

- Вәсилә Рафыйковна, төрле милләт вәкилләре яшәгән үзенчәлекле авыл җирлегенең бүгенге көнкүреше белән таныштырсагыз иде.

- Җирлектә 420 кеше теркәлгән булса да, шуның 362 се генә җирлектә яши. Шуларның 167се - эш яшендәгеләр, аларның 63е үзебездә хезмәт куя. Район үзәгендә - 32, ә чит төбәкләрдә 54 кеше эшли. Әлеге сан, әлбәттә, безне бик борчый. Чөнки, белгәнегезчә, авыл җирлегенең бюджетын салымнар тәшкил итә. Димәк, читтә эшләүчеләрнең салымы читкә китә, дигән сүз. Ничек кенә булмасын, җирлек халкы тырыш, эшчән. Күпчелек авылдашларыбыз кош-корт, терлек асрап көн күрәләр. Бүген җирлектә 217 эре-мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 95е - савым сыерлар. Терлек санының тотрыклы булуына республика тарафыннан бирелүче ярдәм дә уңай йогынты ясый. Быел әлеге ярдәмнең гомуми суммасы 295 мең сум тәшкил итте. Бер гаилә 5 савым сыерга исәпләнгән мини-ферма төзеде. Җирлектә гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, ике фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәдәният йорты һәм авыл клубы, ике кибет, пекарня, почта бүлеге эшли.

- Салымнар җирлекнең бюджетын хасил итә дидегез. Салым базасы күрсәткечләре ниндиерәк?

- Салымнар җыюга зур игътибар бирәбез. Чөнки җирле бюджетны тулыландыруда җир һәм милек салымнарының файдасы зур. 2017 елда барлыгы 223 мең сум җир, 46 мең ???????? сум милек салымы җыелырга тиеш иде. Бүгенге көндә халыктан салым түләүләре җыю дәвам итә.

- Вәсилә Рафыйковна, үзара салым акчалары да күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәдер?

- Бу дөрестән дә шулай. Чөнки җирлектәге башкарылырга тиешле эшләрне финанслау өчен чыгымнар каралмаган. Соңгы елларда җыелган үзара салым акчалары авыллардагы озак еллар чишелмичә яткан мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде. Узып баручы елда барлыгы 276 мең 500 сум салым акчасы җыелды. Ә республика ярдәме белән ул 1 млн 382 мең сум тәшкил итте. Әлеге средствоның күбесе юлларны төзекләндерү өчен тотылды. Бикмәч авылында буа ясау өчен үзара салым акчасы белән бергә, 60 мең сум күләмендә спонсорлык ярдәме дә күрсәтелде. Гомумән бикмәчлеләр күмәк, бердәм халык. Бәйрәм булсынмы ул, нинди дә булса өмәме - алар һәрвакыт бергә. Бу авылда чишмә дә аларның күмәк хезмәте белән төзекләндерелде.

- Авыл җирлегенә җәлеп ителгән инвестицияләр дә авылларның социаль-инфраструктурасын үзгәртергә ярдәм итә, дип беләбез.

- Әлбәттә. Район һәм республика бюджетыннан бирелгән акчалар һәрвакыт максатчан кулланыла. Алар ярдәме белән Яңа Усы авылына керә торган юл төзекләндерелде. Халыкта зур борчу тудырган Яңа Усы авылының ике ягын тоташтыручы күпер дә бюджет средстволары хисабына төзелә. Төзү эшләре декабрь аена төгәлләнер, дип көтәбез.

- Җирлектә эшләүче "Нуретдинов" крестьян-фермер хуҗалыгы да салым базасына үз өлешен кертә торгандыр?

- Әлеге фермер хуҗалыгы тарафыннан җирлек территориясендәге 3560 гектар авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртелә. Ул бүген 290 пай җирләрен дә (1885 га) үз эченә ала. Хуҗалык һәр елны пай җирләре өчен тиешле икмәкне үз вакытында биреп бара. Быел ашлык бер пай өчен 3 центнер исәбеннән бирелде. 68 мең????????????? сум тәшкил иткән салым акчалары да бюджетыбызны тулыландырырга ярдәм итте.

- Җирлектә үз эшләрен башлаучылар бармы?

- Башка җирлекләрдәге кебек бездә дә үз эшләрен башлаучылар бар. Мәсәлән, мини-пекарня тотучы шәхси эшмәкәр "Пискунов А.О." җирлек халкын гына түгел, ә мәктәпләр һәм балалар бакчаларын да кайнар ипи белән тәэмин итә. Аның камыр ризыкларын авылдашларыбыз һәм Мөслим халкы да яратып алалар.

- Вәсилә Рафыйковна, җирлек башлыгы буларак авылларның бүгенге тормыш-көнкүрешеннән канәгатьме Сез?

- Башкарылганнар белән генә канәгатьләнергә ярамый. Әле эшләнеп бетмәгән, хәл ителмәгән проблемаларыбыз да юк түгел. Җирлегебез көннән-көн матурлана, төзекләнә бара. Шуңа күрә социаль инфраструктураның бөтенлеген тәшкил итүче мәктәп, авыл мәдәният йорты, Бикмәч авылы фельдшер-акушерлык пункты биналары яңартуны сорый. Юллар проблемасын да хәл итеп бетерәсебез бар. Без һәрдаим республикабыз, районыбыз җитәкчелегенең кайгыртуын, ярдәмен тоеп эшлибез. Булган проблемаларны алга таба да бергәләп чишәрбез, дип уйлыйм.

Фәридә Гайнетдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: