Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Усы авылында яшәүче төрле милләт кешеләренең дуслыгы турында

"Соңгы елларда без үзебезнең милли асылыбызны җаныбыз белән тойдык, акылыбыз белән аңладык." Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең бу сүзләре республикада юнәлеш алган милли сәясәткә карата әйтелә, дип яза безгә Яңа Усы авылыннан Галина Романова. Бүгенге көндә милли тәрбия бирү көн үзәгендә булып кала бирә. Ничэ яшьтә, ничәнче буын кешесе...

"Соңгы елларда без үзебезнең милли асылыбызны җаныбыз белән тойдык, акылыбыз белән аңладык." Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең бу сүзләре республикада юнәлеш алган милли сәясәткә карата әйтелә, дип яза безгә Яңа Усы авылыннан Галина Романова. Бүгенге көндә милли тәрбия бирү көн үзәгендә булып кала бирә. Ничэ яшьтә, ничәнче буын кешесе булуга карастан, милли кануннарны саклау, гореф-гадәтләрне белү, үз халкыбызның тарихын өйрәнү - мәгариф өлкәсендә, иҗтимагый совет җыелышларында, администрация чыгышларында да әледән-әле ассызыклап үтелә. Милли тәрбия гаиләдә башлана: ана телендә сөйләшү, гаилә традицияләрен саклау, аның тарихын өйрәнү, үз халкын, туган җирең белән горурлану, тирә-мохитне сакларга ияләшү... Яңа Усы төп белем бирү мәктәбендә 2016-2017нче уку елы мәктәп ачылуга 140 елга багышланган тәрбия программасына нигезләнеп, укучыны социальләштерү максатында милләтара, поликонфессиональ культурасын формалаштыруга өстенлек биреп эшли. Авылда куп төрле милләт халкы, бер ничә этник группалар барлыгы, укучыларда толерантлык тэрбияләү һәм стереотипларны кисәтү өстендә эшләүне тәләп итә. Шул исәптән максатчан тәрбия чаралары төрле форматта җирле компонентка багышланды: "Авылым тарихы", "Безнең мәктәпкә 140 яшь", Минем нәсел агачым", " Керәшен иҗтимагый газетасы "Туганайлар", "Минем гаиләм тарихы", "Безнең авыл һөнәрләре", "Олы көн, һәм башка керәшен бәйрәмнәре". Бу сөйләшүләр укучыларны авыл һәм мәктәп тарихы белән таныштырды, үз гаиләсе кайдан һәм кайчан авылга килеп урнашканын өйрәнделәр, гаиләдәге һөнәр осталары белән очраштылар, әби-бабайларның кайсы фронта сугышканын, кайда тылда эшләгәнен ачыкладылар.Әти-әниләр ата-аналар университетында очрашып, ачыктан-ачык гаиләдәге милли тәрбия турында сөйләште, класс җитәкчеләре мастер-класслар һәм психологик тренинглар үткэрде. Мәктәп түгәрәкләрендә, шулай ук дәрестән тыш авыл клубында балалар кряшен, рус, мари, татар халык биюләренең серләренә төшенде. " Авылыбызның керәшен көйләре" исемле мәктәп күләм музыкаль-театраль проект эшләнде һәм унышлы гына авылдашлар һәм ата-аналар алдында сәхнәләштерелде. Этник группалар арасындагы татулык һәм милләтара хезмәттәшлек булганда гына тынычлыкка һәм үзара яхшы мөнәсәбәтләргә ирешергә була. Галина Романова, иҗтимагый совет члены. Яңа Усы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев