Мөслим-информ

Мөслимлеләргә турист булу өчен чит ил паспорты кирәк түгел

Мәктәп укучылары Яңа Усыда узган чадгы туризмы ярышларыннан соң шушындый нәтиҗәгә килде. Гомумән, райондагы һәр мәктәптә туризм белән шөгыльләнүчеләр шактый. Бу төр аеруча Олы Чакмак, Әмәкәй, Яңа Усы мәктәпләрендә популяр, диләр ярышны оештырган Мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре.

Бүген төштән соң Яңа Усыда үткән чаңгы туризмы буенча ярышларда 14 мәктәп командасы катнашты. Бу традицион чара берничә еллык тәнәфестән соң, үз эшләренең фанатлары булган укытучылар ярдәмендә яңартылган.

Ярышларның баш хөкемдары - Яңа Усы мәктәбенең физкультура укытучысы Александр Митюшкин тырышлыгы белән кичә чаңгы юлы салынган, ул шактый озын, чаңгыда йөреп чыгу өчен 40 минут вакыт кирәк, диләр усылылар. Трассада чаңгычы туристларны боз өстеннән чыгу, учак ягу, агачлыктан үтү, бүрәнә кебек тоткарлыкларны узу, таудан төшү-менү, медицина ярдәме күрсәтү һәм башка төрле сынаулар да көтә.

Бу көннәрдә мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Экстрим туристлык түгәрәге командасы да республика ярышларында катнаша. Усыда һәм республикада узган ярышлар нәтиҗәләрен соңрак игътибарыгызга хәбәр итәчәкбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: