Яңа Усы- Сал.Мухан авыллары арасында юл транспорт һәлакәте
Һәлакәткә таручыларның берсе - 4 яшьлек бала.
12 сентябрь көнне 16.45 сәгатьтә Яңа Усы- Сал.Мухан авыллары арасында юл транспорт һәлакәте булды. Дөрес тизлекне сайламау аркасында, Фольксваген-поло машинасы руле артындагы хатын-кыз юл читенә төшеп тәгәри. Машина эчендәге өч кеше дә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәһәтләре алган. Һәлакәткә таручыларның берсе - 4 яшьлек бала. "Авариягә очраучылар - Уфа кешеләре. Барысы да Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә озатылды",- ди ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев