Яңа Усы авылында җинаять кылына
Бергә эчкәннән соң, ике ир-ат арасында тавыш чыгып, берсе икенчесенә пычак белән кадый.
11 октябрь көнне 21.00 сәгатьтә Яңа Усы авылында җинаять кылына. Бергә эчкәннән соң, ике ир-ат арасында тавыш чыгып, берсе икенчесенә пычак белән кадый. “Зыян күрүче – 1975 елгы ир-ат. Ул бүген Яр Чаллы шәһәре хастаханәсендә дәвалана. Тикшерү эше бара. Шешәдәшләр икесе дә – гаиләсез һәм элек хөкем ителгән кешеләр”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев