Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа уку елыннан студентлар вузларда битлек кияргә тиеш булачак

Яңа уку елында коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, студентлар дәресләр вакытында битлек киеп йөриячәк, ә укытучылар — перчаткалар да. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.

«Студентлар уку вакытында битлекләрдә булырга тиеш. Педагогик состав һәм башка персонал да битлек һәм перчаткаларда эшләргә тиеш. Иҗади дәресләр үткәргән вакытта лектор һәм студентлар битлекләрсез була ала", - диде Трофимова.

Моннан тыш, керү юлында бөтен кешегә дә температураны үлчәтергә тиеш. Моны көнгә ике тапкыр эшләргә кирәк булачак.

Вузларга керү һәм гомуми файдалану урыннарында санитайзерлар куелырга тиеш, дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә барлык аудиторияләр җилләтергә тиеш. Ачылыр алдыннан вуз махсус дезинфекция чаралары кулланып генераль җыештыру үткәрергә тиеш.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/05-08-2020/s-novogo-uchebnogo-goda-studenty-dolzhny-budut-nosit-maski-v-vuzah-5761425

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев