Яңа уку елына әзер
Түбән Табын гомуми белем бирү мәктәбендә яңа котел урнаштырылган, учет узелы яңага алыштырылган, яңа төтен юлы куелган.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов хәбәр итүенчә, мәктәпләр ягу сезонына әзер. Түбән Табын гомуми белем бирү мәктәбендә яңа котел урнаштырылган, учет узелы яңага алыштырылган, яңа төтен юлы куелган. Тат.Шуран мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелгән. Бинаның түбәсе алыштырылган, яңа пластик тәрәзәләр куелган, мәктәпнең үзәк керү өлеше эшләнгән, тышкы ишекләр алмаштырылган. Мәктәпнең аш-су блогында да ремонт эшләре башкарылып, өр-яңа җиһазлар алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев