Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа уку елына старт бирелде (Фоторепортаж)

25 август көнне мәгариф хезмәткәрләренең район киңәшмәсе үтте.

Мәгариф хезмәткәрләренең район киңәшмәсе бәйрәм төсен ала. Шулай булмыйни, киңәшмәдә, узган уку елына нәтиҗәләр ясау, яңасына бурычлар билгеләүдән тыш, фидакарь хезмәткәрләр бүләкләнә, яшь укытучылар тәкъдим ителә, лаеклы ялга чыгучы өлкән буын хөрмәтләнә.
Быел да иң элек сәхнәгә лаеклы ялга чыгучы мәгариф хезмәткәрләре күтәрелде. Гомер буе мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган 32 (!) хезмәткәрнең җидесе – башлангыч сыйныфлар, өчесе – тарих, бишесе – гуманитар, дүртесе – төгәл фәннәр укытучысы, җиде балалар бакчасы хезмәткәре, дүрт аграр көллият укытучысы һәм район мәгариф идарәсенең ике методисты бар. Хезмәттәшләре аларны чәчәкләргә күмде. Өлкән буын исеменнән Рушания Әхмәтҗанова, чордашларын тәбрикләп, хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде:
– Күңелем шатлык, сөенеч хисләре белән тулса да, күзләргә яшь килә. Бу яшьләр – яшьлекне сагыну да, шушы яшькә сау-сәламәт килеп җиткән хезмәттәшләрем өчен шатлану да.
Рушания ханым яшь укытучыларга да киңәшләрен җиткерде: “Мәгариф өлкәсенә яшьләрнең бик аз килүе борчый. Балалар белән эшләү күңелне картайтмый, ялгыш адымнардан саклый. Яшьнәп яшәгез, яшьнәп эшләгез!”
Лаеклы ялга китүче 32 хезмәткәргә алмашка кайткан яшь укытучылар – нибары алтау! Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина яшьләргә хәер-фатихасын бирде: “Авырлыкларга бирешмичә, остазларыгыз белән киңәшләшеп эшләгез”.
Киңәшмәнең пленар өлеше “Һәркемгә дә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү: үсеш өчен шартлар һәм мөмкинлекләр” исеме астында үтте. Киңәшмәдә район башлыгы Рамил Муллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү процессын уку-методик тәэмин итү секторының әйдәүче киңәшчесе Ләйсән Гайфуллина, “Татнефть” ПАҖ генераль директоры урынбасары Азат Ягәфәров катнашты.
Лилия Хәбибуллина чыгышында узган уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды, мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлегенә бәя бирде, белем йортларының кадрлар белән тәэмин ителешенә тукталды. Мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Нурания Шәймәрданова милли тәрбия бирү мәсьәләләренә тукталды, милли үзаң тәрбияләүдә тирә-юньнең, мохитнең дә зур роль уйнавын билгеләп үтте, бу уңайдан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә күләмле эшләр башкарылуын әйтте. Киңәшмәдә шулай ук укучыларда функциональ грамоталылык формалаштыру, балалар бакчасында әхлак тәрбиясе турында чыгышлар тыңланды.
Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Ләйсән Гайфуллина чыгышында БДИ имтиханнарында 80нән югары балл җыючылар арасында Мөслимнең дә 15 укучысы булуын билгеләп үтте һәм, укытучыларга мөрәҗәгать итеп: “Бу – сезнең методик эшчәнлегегез нәтиҗәсе”, дип бәяләде. Кунак Мөслим лицееның – “Иң яхшы мәктәп китапханәсе” бәйгесендә, районнан алты мәктәпнең Россиякүләм электрон китапханәләр бәйгесендә җиңү яулавын билгеләп үтте һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.
Рамил Муллин мәгариф өлкәсендәге проблемаларга тукталды. Районда балалар саны кимү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 30 процентының бакчага йөрмәве, ана телендә белем бирүнең 26 процент кына тәшкил итүе, мәктәп укучыларының түгәрәкләргә аз йөрүе – район башлыгы тукталган мәсьәләләрең кайберләре генә. “Сез фән генә укытмыйсыз, сез шәхес тәрбиялисез!” – диде Рамил Муллин, укытучыларга мөрәҗәгать итеп.
Соңыннан бертөркем мәгариф хезмәткәрләре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыкларының, район башлыгының, мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев