Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа уку елына яңарып

2012 елда старт алган Республика программасы кысаларында авыл мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә Әмәкәй, Үрәзмәт, Тат. Бүләр мәктәпләрендә "Шах" җәмгыяте эшчеләре хезмәт куя.

Тат. Бүләр урта мәктәбендә Исәнсеф, Сикия, Үрәзмәт, Иске Сәет, Тат. Бүләр авылларыннан барлыгы 56 бала белем ала. Алдагы уку елына Үрәзмәт мәктәбеннән 5-9 сыйныфларга тагын 29 укучы киләчәк. Бер түбә астында балалар бакчасы белән фельдшер-акушерлык пункты да урнашкан. Капиталь ремонт эше барышында ике катта да электр чыбыклары алыштырылган. Мәктәпнең керү өлеше, фасады буялган, җылылык системасы яңартылган, беренче кат идәненә плитә түшәлгән. Иң күләмле эш мәктәпнең спортзалына туры килгән дисәк тә ялгышмабыз. Биредә идән җәелгән, светодиодлы 20 яктырткыч куелган, спортзалның түшәме эшләнгән. Кызлар һәм малайлар өчен аерым юыну, киенү-чишенү бүлмәләре, бәдрәф, санузел ясалган. Класс ишекләре алыштырылган, мәктәпкә тулысынча пластик тәрәзәләр куелган. Безнең иҗат төркеме килгәндә мәктәпнең икенче катына линолеум җәелеп, ашханәгә асылмалы түшәм ясала иде. Коридорларда асылмалы түшәмнәр эшләнәчәк. Узган ел мәктәпнең түбәсе ябылып, тәрәзәләре алыштырылган булса, балалар бакчасында бәдрәф эшләнгән, электр системасы яңартылган.

Шушындый ук күләмле ремонт эшләре Үрәзмәт белән Әмәкәй мәктәпләрендә дә бара. Әмәкәй мәктәбенең түбәсе ябылып, алгы өлеше эшләнеп беткән. Электр чыбыклары тулысынча алыштырылып, мәктәпкә энергия саклаучы яктырткычлар куелган, бәдрәф бүлмәсе эшләнгән, класс ишекләре алыштырылган, пластик тәрәзәләр куелган. Ашханәдә дә өлешчә ремонт үткәрелгән. Ремонт барышында мәктәп белән балалар бакчасы бер түбә астына алынды.

Үрәзмәттә балалар бакчасы белән мәктәп элеккеге контора бинасына күчәчәк. Класс бүлмәләренә пластик тәрәзәләр куелып, откослар ясалган, түбә ябылган. Эчке эшләр дә төгәлләнү алдында. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов: "Мәктәпләрдәге төп эшләрне подрядчы оешма1 июльгә тапшырачак. Соңыннан мәктәп коллективлары классларны яңа уку елына әзерләү белән мәшгуль булачак", - дип хәбәр итә.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев