Реклама
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2018 елда эшләячәк республика программаларын төзи башлады.
Әлеге программалар арасында 100 һәм 200 башка исәпләнгән терлек торакларын, машина-трактор паркы, бәрәңге саклау складларын, муниципаль районнарның ветеринар хезмәт күрсәтү, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек биналарын, ашлык чистарту, саклау һәм ябык ындыр табакларын, силос-сенаж траншеяләрен, сату нокталары булмаган авылларда модульле сату нокталарын төзү буенча программалар эшләячәк. Программаларда катнашу буенча район авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсенә яисә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министралыгына мөраҗәгать итәргә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз