Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа шартлар: эшчәнлек дәвам итә

Хөкүмәт эшмәкәрләргә ярдәм чараларын әзерләде.

Тормыш итү һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен районда уңайлы шартлар тәэмин ителә. Шул ук вакытта илдәге вәзгыятькә бәйле рәвештә дөньядагы каршылыклы үзгәрешләр эш базарының һәм икътисадый үсешнең яңача корылуын таләп итә. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Мөхсинов белән шул хакта сөйләштек. 
 

– Рамил Вәлиҗанович, кече һәм урта эшмәкәрлеккә нинди ярдәм чаралары каралган?
 

– Дәүләт кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм йөзеннән финанс һәм финанс булмаган кризиска каршы чаралар тәкъдим итә. Хәзерге вакытта федераль яклау чаралары гамәлдә. Шуларның берсе – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен Россия кредит оешмаларыннан алган кредитлар буенча алты айга кадәр кредит каникуллары, ягъни төп бурычны алты айга кадәр кичектерү яисә уңайлы график буенча түләү мөмкинлеге (әлеге чарадан файдалана алучы оешмаларның эшчәнлек төрләре исемлеге РФ Хөкүмәтенең 337 санлы карарында күрсәтелгән). Кредитның ташламалы программалары да бар. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ташламалы кредитлар программасы нигезендә процент ставкасы 1-5 процентка кадәр билгеләнә. Сумма чикләнмәгән. Әлеге төр кредитларны авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче һәм эшкәртүче авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр, оешмалар яисә шәхси эшмәкәрләр алырга хокуклы. Кредитка заявка тапшырганда аларның авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләүдән кергән керемнәре 70 проценттан ким булмаска тиеш. Бу төр ярдәмне инвестиция проектын гамәлгә ашыручы авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр дә алырга мөмкин. Өч елдан соң авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләүдән кергән керемнең өлеше 70 проценттан ким булмаска тиеш. 
 

– Федераль чаралардан тыш республика нинди ярдәм чаралары тәкъдим итә? 
 

– Республика да үз ярдәм чараларын эшләде. ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды микрозаймнары буенча кече һәм урта эшмәкәрлеккә алты айга кадәр кредит каникуллары каралган (РФның 337 санлы карары буенча кредитлар буенча алты айга кадәр төп бурычны һәм процентларны кичектерү). Шулай ук ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды микрозаймнары буенча кече һәм урта эшмәкәрлекнең барлык субъектлары өчен төп бурычны түләүне унсигез айга кадәр кичектереп түләү мөмкин. Кредит алганда ТР Гарантия фонды поручительлегеннән дә файдаланырга була.
 

– Рамил Вәлиҗанович, район дәрәҗәсендә нинди чаралар планлаштырылган? 
 

– Үз алдыбызга районда эш урыннарын саклап калу, хезмәт хакын вакытында түләү, эш урыннарын һәм уртача хезмәт хакын арттыру кебек бурычлар куйдык. Бүгенге көндә районның икътисадый үсеше агрофирмаларга, авыл хуҗалыгындагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына турыдан-туры бәйле. Барлык авыл хуҗалыгы формированиеләрендә минераль ашлама туплау бара. Район буенча һәр гектарга 80 килограмм тәэсир итүче матдәдә ашлама тупланды (республика буенча – 70 килограмм). Бу эш дәвам итә. Җитәрлек күләмдә һәм ГОСТ таләпләренә туры килерлек орлык складларга салынды. Орлык фондын яңарту максатыннан хуҗалыкларга 1600 тонна югары репродукцияле орлык кайтарылды. Машина-трактор паркларында – кызу эш өсте. Барлык төр техника язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. 
 

– Райондагы сәнәгать предприятиеләре яңа шартларда ничек эшли? 
 

– “Агромастер” җитештерү компаниясендә 226 кеше эшли. Бүген анда уртача хезмәт хакы 62838 сум тәшкил итә. Предприятиедә эшчеләрне бушату планлаштырылмый. Компания импортны алыштыру, чит илдән кайтарылган запас частьләрнең аналогларын җитештерү буенча эш планы төзеде. Бер ай эчендә компаниядә җитештерүне көйләргә планлаштыралар. “Агромастер” культиваторларына лапа стойкалары элек Испаниядән кайтарылса, шушы көннәрдә стойкаларны үзләрендә җитештерә башлаячаклар. 
Мөслим сөт комбинатында 96 кеше хезмәт куя. Уртача хезмәт хакы 27510 сумны тәшкил итә. Эшчеләрне бушату планлаштырылмый. Сөт комбинаты 1 млн 558 мең сумлык сепаратор сатып алды. Әлеге оешмалар эш күләмен киметергә җыенмый, киресенчә, эш урыннарын саклап, узган елгыдан артыграк продукция җитештерергә планлаштыралар. 
Үсешкә ирешүдә дәүләт программаларының ярдәме зур. Узган ел районга барлыгы 700 млн сум субсидия кайтты. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт тарафыннан 7,4 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтелде. 2022 елның тулы булмаган өч аенда дүрт райондашыбыз үз бизнесын үстерүгә грант яклауда катнашты (грантларның гомуми суммасы – 105 млн сум). Комиссия уңай карар чыгарыр, дип өметләнәбез.
Район җитәкчелеге кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Эшмәкәрләр белән элемтәдә торабыз. Җирлектә эшмәкәрләр катнашында үтүче ярминкәләрне халык көтеп ала. Анда көнкүреш товарлары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитештергән продукция сатыла. Шәхси хуҗалыклар да үз продукциясен тәкъдим итә ала. Аеруча иткә ихтыяҗ зур. Соңгы ярминкәдә шикәр комының 1 килограммы 60 сумнан сатылды, карабодай ярмасының 1 килограммы 90 сумнан тәкъдим ителде. Эшмәкәрләребез Яр Чаллы шәһәрендә узучы ярминкәләрдә дә актив катнаша. Мондый чараларны дәвам итәргә планлаштырабыз. 

Мөнирә Арсланова.

Фото – Р. Мөхсиновның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев