Мөслим-информ

Яңа Сәфәр авылыннан Нуруллиннар гаиләсен ТР Президентв хөрмәтләде

26 август көнне Казан Кремлендә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән Татарстан гаиләләрен олылау тантанасы узды.

Анда күп балалы гаиләләр һәм балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, 50 елдан артык бергә яшәүче олы яшьтәге кешеләр, табиблар, спортчылар, хәрбиләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре катнашты. Безнең районнан бу тантанада Яңа Сәфәр авылында яшәүче 8 бала тәрбияләп үстергән Хәмдия һәм Миңнулла Нуруллиннар гаиләсе хөрмәтләнде. Нуруллинар гаиләсе турындагы язманы газетабызның алдагы саннарыннан укырсыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: