Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа һөнәр үзләштерәләр

Республикада гражданнарның актив яшәү чорын арттыру һәм сәламәт тормышын озынайту – Татарстан Республикасының “Өлкән буын гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм тормышка ашыру” милли проектының төп максаты.

Пенсия алды яшендәге гражданнар – лаеклы ялга чыгарга биш ел вакыты калган кешеләр. Бүген республикабызда пенсиягә чыгу алдында торучыларга төрле социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. “Демография” илкүләм милли проекты кысаларында пенсия алды яшендәге гражданнарны яңадан укыту һәм квалификациясен күтәрү юнәлешендә эш алып барыла. Өстәмә һөнәри белем бирү халыкның бу категориясенең һөнәри кирәклелеген арттыру һәм аның тормышын тагын да яхшыртуга ярдәм итә. 
– Агымдагы ел башыннан эшли башлаган “Демография” милли проектының “Өлкән буын” юнәлеше районыбызда яшәүче пенсия алды яшендәге гражданнарга яңа һөнәрләр алырга ярдәм итте. Безнең учреждение аша пенсия алды яшендәге җиде райондашыбыз укыды һәм тиешле таныклык алды. Алар массажчы һәм компьютерда эшләү һөнәрләрен үзләштерде. Яңа һөнәрләр үзләштерү курсларында үзәк хастаханә, хуҗалык тәэмин итүе предприятиесе һәм картлар йортында эшләүче пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр укыды. Әлеге милли проект өлкән яшьтәге гражданнарыбызга үзләренең хезмәткә сәләтле булуларын күрсәтергә, башка эшкә күчкән очракта да яңа һөнәр башкарырга мөмкинлек бирә. Яңа һөнәргә укыту мәшгульлек үзәге аша башкарыла яисә эш бирүче укытуны үзе оештырырга мөмкин. Эш бирүченең өстәмә һөнәри белем бирүгә киткән чыгымнары кире кайтарыла, – ди район мәшгульлек үзәге директоры Дамир Мөхәмәтдинов.
Район үзәк хастаханәсенең пенсия яше алдындагы өч хезмәткәре массажчы белгечлеге алган. Аларны Яр Чаллы шәһәренең “БАТЫР-НЧ” өстәмә һөнәри белем бирү шәхси белем бирү учреждениесе белгечләре укытты һәм яңа һөнәр үзләштерүчеләргә дәүләт үрнәгендәге сертификат тапшырды. Алар арасында Рима Хафизова да бар. Ул озак еллар хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән, бүгенге көндә дермотовенеролог һәм урология кабинеты шәфкать туташы булып эшли. Быел аңа да массаж ясаучы һөнәрен үзләштерү буенча белем алу мөмкинлеге туган.
– “Демография” милли проектының пенсия алды яшендәге гражданнарга өстәмә һөнәри белем бирү программасы нигезендә яңа һөнәр үзләштерүемә бик шатмын. Беренчедән, курслар өчен бернинди финанс чыгымы тотмадым, уку өчен хөкүмәт ярдәм итте. Икенчедән, киләчәктә пенсия яшенә җитсәм дә яңа һөнәрем буенча әле биш ел эшли алачакмын. Төп хезмәтем белән бергә яңа һөнәрем буенча да өстәмә эшли башладым. 
Һөнәр өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Ә бу юнәлештә дәүләт ярдәме дә булу өлкәннәргә яңа мөмкинлекләр ача.

Фәридә Гайнетдинова.
Вадим Миннебаев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев