Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа мөхтәсиб килде

Имам-хатыйплар яңа лидер сайлады.

Чәршәмбе көнне Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә районның имам-мөхтәсибен сайлау җыелышы булды. Аның эшендә Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте рәисенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, республиканың көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, район башлыгы Рамил Муллин, авыл имамнары катнашты.

 Җыелыш Коръән сүрәләре уку белән башланды. Моңа кадәр районның имаммөхтәсиб вазыйфасын зур җаваплылык белән башкарган Расыйх хәзрәт Каюмов шәхси үтенече буенча бу вазыйфадан азат ителде. Бер үк вакытта районның Аксакаллар шурасын җитәкләгән, Элемтә мәчетендә имам-хатыйп та булып эшләгән Расыйх хәзрәт турында мөфтият вәкиле җылы фикерләр җиткерде.

– Расыйх хәзрәт, тәҗрибәле дин әһеле буларак, күркәм хезмәт куйды. Мөфтият белән тыгыз элемтә урнаштырды, тырышлыгы, активлыгы белән аерылып торды. Ул мөфтиятнең мактаулы дәрәҗәле мөхтәсибләре арасында кала, – диде Равил хәзрәт Зөфәров.

Расыйх хәзрәт Каюмов күпьеллык нәтиҗәле хәзмәттәшлеге, милләтара һәм динара татулыкны үстерү, татар диниилаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыклары өчен Татарстан Диния Нәзарәтенең “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде. Район башлыгы Рамил Муллин җирлегебездә ислам динен таратуда, әхлак тәрбиясе бирүдә куйган хезмәте өчен Расыйх хәзрәткә Рәхмәт хаты тапшырды.

– Хәзрәтебез бик авыр вакытта җаваплы йөкне күтәреп алды. Үзенең бай тормыш тәҗрибәсен кулланып, мөхтәсиблек вазыйфасын сүз китермәслек итеп башкарды, имамнарны һәм хәзрәтләрне бер йодрыкка туплап, хак динебезгә хезмәт итте. Рәхмәт аңа, – диде Рамил Муллин.

Мөслим районы имам-мөхтәсибе вазыйфасына Татарстан Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме нигезендә ачык тавыш бирү юлы белән Илгиз хәзрәт Сөнгәтуллин сайланды. Ул Алабуга шәһәрендә туыпүскән, Әлмәт шәһәре мәдрәсәсендә, Казанда Россия Ислам университетында белем алган. Бүгенге көндә Болгар ислам академиясенең өченче курсында укый. Яр Чаллыдагы “Ихлас” мәчетендә имамхатыйб вазыйфасын башкарган.

Район башлыгы Рамил Муллин яңа сайланган имам-мөхтәсибкә җирлегебездә дини вәзгыятьне туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә хакимият органнары һәм мәхәллә имамнары белән бергәләшеп эшләвен теләде.

Әлфинур Ногманова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев