Реклама
Расыйх хәзрәт Каюмов Элемтә авылы “Әсгать” мәчете имам-хатыйбы һәм Мөслим Үзәк мәчетендә беренче имам вазифаларын да алып барачак.
(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Бүген Мөслим Үзәк мәчетендә җыелышта район имам-мөхтәсибе вазифасына Расыйх хәзрәт Каюмовны билгеләделәр. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров имам-мөхтәсиб вазифасына Расыйх хәзрәт Каюмовны тәкъдим итте. Имамны әлеге җаваплы вазифага билгеләгәндә, аның күпьеллык һәм уңышлы эш тәҗрибәсен истә тотканнар.
Җыелыш барышында Расыйх хәзрәт Каюмовны Мөслим имамнары бертавыштан имам-мөхтәсиб вазифасына сайлап куйган.
Расыйх хәзрәт Каюмов бүгеннән мөхтәсиб булып эшләү белән беррәттән, Элемтә авылы “Әсгать” мәчете имам-хатыйбы һәм Мөслим Үзәк мәчетендә беренче имам вазифаларын да алып барачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/22/186738/
Фото – dumrt.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз