Мөслим-информ

Яңа китап дөнья күрде

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасында танылган язучы, тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиевнең “Казан утлары” журналы редакциясе һәм “Татмедиа” җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган “Кыргый атауга сәяхәт” китабын тәкъдим итү чарасы үтте.

Зал тутырып килгән язучылар, китап сөючеләргә карап, Ринат абыйның иҗаты халык тарафыннан югары бәяләнүен аңлыйсың.

Чынлап та, аның “Сират күпере”, “Ак кыялар турында хыяллар”, “Кенәри – читлек кошы” һәм башка әсәрләрен укучылар бик яратып кабул иткән иде. Монысы да күңел түренә кереп урнашачагына шик юк. “Кыргый атауга сәяхәт” китабы – әлеге сериядәге китапларның унөченчесе.

– Мондый форматтагы китаплар чыгару киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. “Казан утлары” сериясе “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең зур ярдәме белән барлыкка килде. Ә Ринат Мөхәммәдиевнең үзенә килсәк, ул зур бүләкләр лауреаты булу белән бергә, 70-80 елларда татар прозасында үзгә бер эз салган һәм тулы бер юнәлешен булдырган әдипләрнең берсе, – диде әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов.

Ринат абый әлеге проект кысаларында үзенең дә китабы чыгуына бик сөенүен җиткерде, “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре үз теләкләре белән шундый мөмкинлек тудыруларына рәхмәт әйтте.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/shamil-sadyykov-bez-chygargan-kitaplarny-80-protsenty-inde-satylyp-betkn

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: