Мөслим-информ

Яңа җитәкчеләр билгеләнде

Кичә район хакимиятенең актлар залында планлаштыру утырышы узды. Аны район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Киңәшмәне башлап, район башлыгы урыннарга яңа җитәкчеләр тәкъдим итте.

Мөслим лицее директоры итеп Лилия Хәбибуллина, "Ләйсән" балалар бакчасы мөдире итеп Резеда Мөхәммәтдинова билгеләнде. Шулай ук яңа вазыйфага күчкән, моңа кадәр "Хуҗалык идарәсе" предприятиесе җитәкчесе булып эшләгән Рөстәм Ильясовка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: