Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ипподромда – беренче ярышлар

Ярышларда барлыгы 40ка якын чабышкы һәм юртак катнашты

Без ат чабышларын Сабантуй бәйрәмнәрендә генә күрергә гадәтләнгән. Соңгы елларда исә атлар узышын көз көне дә үткәрү традициягә әйләнде. Бу якшәмбедә атлар чабышы, яңа дистанцияне сынап карау, җитешсезлекләрне ачыклау максатында, Мөслимдәге быел гына сафка баскан Сабантуй мәйданы ипподромында узды. 

Ярышларда барлыгы 40ка якын чабышкы һәм юртак катнашты. Бәйгегә Башкортостан Республикасыннан, Алексеевск, Яңа Чишмә, Минзәлә, Баулы, Азнакай, Зәй, Сарман районнарыннан да атлар килгән иде. Бәйгедә җирлегебездә тәрбияләнүче атлар яхшы нәтиҗә күрсәтте. “Аргамак” ат спорты мәктәбенең Бэт Эвер кушаматлы аты белән Мөхәмәтдин Хәйретдинов, Рамил Муллинның Голд Принц кушаматлы аты белән (наезднигы – Фазаел Вәлиев) 3-4 яшьлек юртаклар арасында беренче урынны алдылар. Чиста токымлы чабышкылар арасындагы узышта Мөслимнән Кәрим Батыршин Эрлгейл кушаматлы аты белән финишка икенче килде. 

Җиңүчеләргә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары һәм медальлар тапшырылды. Чараны оештыручылар бәйгене әзерләү һәм үткәрүдә Башкортостанның Дүртөйле районы ат спорты мәктәбе җитәкчесе Илшат Мәхмүтовның ярдәме зур булуын әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев