Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елны - янгыннарсыз...

Бүгеннән башлап Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Аның максаты - яңа ел чорында республика халкының иминлеген тәэмин итү. Бу аңлашыла да, чөнки нәкъ менә шушы бәйрәм чорында янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Фейерверк, салют һәм петардалар шартлатып күңел ачарга теләгән халык янгыннан саклану кагыйдәләре турында, гомумән дә, онытып...

Бүгеннән башлап Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Аның максаты - яңа ел чорында республика халкының иминлеген тәэмин итү. Бу аңлашыла да, чөнки нәкъ менә шушы бәйрәм чорында янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Фейерверк, салют һәм петардалар шартлатып күңел ачарга теләгән халык янгыннан саклану кагыйдәләре турында, гомумән дә, онытып җибәрә кебек...


Нәкъ менә шуңа Татарстанда яңа ел чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен җитди контрольгә алалар да инде. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре республика районнарына махсус рейдлар оештыра, аларның яңа ел чорына әзерлеген тикшерә. Пиротехник эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә торган оешмалар да игътибардан читтә калмый.

Штрафлардан сакланыйм дисәң...

- Яңа ел бәйрәме барыбыз өчен дә иң "кызу" чорларның берсе. Шуңа күрә бәйрәмнәрнең тыныч һәм гадәттән тыш хәлләрсез генә узуын тәэмин итүдә кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез. Бу максатка ирешү өчен идарә органнары һәм оператив хезмәт вәкилләре үзара хәбәрләшеп эшләргә тиеш, - дип ассызыклады Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин яңа ел чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышланган киңәшмәдә.

Янгынга каршы махсус режим 15 декабрьдән алып 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Билгеле булганча, бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар күләме дә арта. Шәхси затларга аның күләме - 2-4 мең, рәсми затларга - 15-30 мең, ә юридик затларга 400-500 мең сум тәшкил итә. Шунысы мөһим: бу таләпләр республика халкы арасында аеруча популяр булган очсызлы петардаларга да карый.

Пиротехник эшләнмәләрне куллану кагыйдәләренә килгәндә, хәзер аларны республиканың сәнәгать комплексы, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергия белән тәэмин итү объектларыннан 500 метр ераклыкта гына куллану рөхсәт ителә. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кеше күп йөри торган урыннардан исә әлеге ара ким дигәндә 50 метр булырга тиеш.

Районнар һаман әзер түгел

Шунысын да ассызыклап узабыз: республика районнарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерү буенча эшчәнлек башланып киткән инде. Кызганыч, бу тармакта хәл ителәсе мәсьәләләр дә шактый әле.

- Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республика муниципаль берәмлекләрендә пиротехник эшләнмәләрне куллану буенча махсус урыннар 15 декабрьгә кадәр үк билгеләнгән булырга тиеш иде. Кызганыч, хәзерге вакытта бу эшчәнлек бары тик 13 районда гына тәмамланган әле, - дип ассызыклый Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев.

Ул район җитәкчеләренә әлеге эшчәнлекне җитди контрольгә алырга, пиротехник эшләнмәләр өчен махсус мәйданнар булдыру буенча эшне тиз арада тәмамларга боерды.

Билгеле булганча, бу чорда балалар катнашында яңа ел бәйрәмнәре узачак объектлар да җитди контрольгә алына. Хәзерге вакытта шундый 2 меңгә якын бина билгеләнгән. Кызганыч, аларның 104ендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең тиешенчә үтәлмәве ачыкланган. Күзәтчелек органнары әлеге объекталарда 436 тәртип бозу очрагына тап булган. Аларның 199ы төзәтелгән инде.

- Яңа ел чаралары узачак объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылу очраклары аеруча еш ачыкланган муниципаль берәмлекләргә килгәндә, болар - Азнакай (7 очрак), Алабуга (9 очрак), Кама Тамагы (12 очрак), Нурлат (21 очрак) районнары һәм Казан (9 очрак) шәһәре, - дип дәвам итте сүзен Сергей Сергеев.

Узган елгы бәйрәм чорында Татарстанда пиротехник эшләнмәләрдән барлыгы 7 кеше зыян күргән, аларның 3се - балалар. Бу - татарстанлылар арасында пиротехник эшләнмәләрдән куллана белмәүчеләр саны һаман да зур булу турында сөйли, дип ассызыклый белгечләр.

Пиротехникадан файдалану кагыйдәләре:

1.Беренче чиратта, пиротехник эшләнмәне куллану кагыйдәләрен яхшылап укырга кирәк. Гадәти сыман тоелган шартлаткыч та билгеле бер үзенчәлеккә ия булырга мөмкин.
2.Пиротехник эшләнмәнең филтәсен кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә ярый.
3.Бу тамашаны күзәтүчеләр пиротехник эшләнмәдән 20 метр читтә торырга тиеш.
4.Яндырып җибәрелгән эшләнмәләрне кулда тоту катгый тыела.
5.Янып торучы яки сүнгән пиротехника өстендә иелергә ярамый. Әлеге кагыйдә төрле сәбәпләрдән шартламаган петардаларга да кагыла.
6.Пиротехниканы кешеләргә таба юнәлдерү шулай ук тыела.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев